Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстония президенты: "Русиядә фин-угырлар ассимиляцияләнә"


Удмуртиянең Быгы авылында яшәүче удмуртлар
Удмуртиянең Быгы авылында яшәүче удмуртлар

Эстония президенты Тоомас Һендрик Илвес Русия хакимиятләрен фин-угыр халыкларын ассимиляцияләү сәясәте алып баруда гаепләде.

7 гыйнвар көнне Эстониянең Обинитса (Obinitsa) авылы 2015 елда дөньядагы бөтен фин-угыр халыкларының мәдәни башкаласы итеп игълан ителде. Әлеге тантанада чыгыш ясаган Эстония президенты Тоомас Һендрик Илвес Русия хакимиятләрен фин-угыр халыкларын ассимиляцияләү сәясәте алып баруда гаепләде.

Президент фин-угыр гаиләсенә кергән эстон, фин һәм маҗар (венгр) телләренең Европа берлегендә рәсми телләр булуын ассызыклады. Аннан да кала, аның сүзләренчә, Швеция, Норвегия һәм Финляндия парламентларында саамнарның үз урыннары бар, ә Латвиядә ливларның телләре һәм мәдәниятләре торгызыла.

Тоомас Һендрик Илвес
Тоомас Һендрик Илвес

"Шул ук вакытта без, Русиянең Төньяк-көнбатышында Фин култыгы яры буенда, Усть-Луга портын төзү сәбәпле, водиларның авыллары юкка чыгарылганны күрәбез. Бу хәл соңгы елларда Русиядә фин-угыр халыкларының милли телләрен укытуны бетергәнгә йә чикләгәнгә аларның ассимиляцияләшүенә һәм мәдәниятләре юкка чыгуга китерә", диде Илвес.

Эстония Русиядәге фин-угыр халыклары турында әледән-әле борчылу белдереп килә. 2005 елда, ул вакытта Эстония парламентының тышкы эшләр комитетында җитәкчелек иткән Энн Ээсмаа Русиядә яшәгән милли азчылыклардан, шул исәптән фин-угырлардан ярдәм сораган мөрәҗәгатьләрнең даими килеп торуын әйткән иде.

2008 елда ул вакытта Русия думасы депутаты булган Константин Косачев элекке Советлар берлегенә кергән кайбер чит дәүләтләрдә милли сәясәтне тәнкыйтьләргә тотынгач, Илвес җитәкчелегендәге эстон делегациясе Ханты-Манси шәһәрендә узучы фин-угыр халыкларының дөнья конгрессын ташлап чыгып китте.

Ул вакытта Ханты-Манси шәһәрендә үткән конгресс утырышында сүз фин-угыр халыкларының тел, гореф-гәдәт, мәдәният өлкәсендәге проблемалары, ихтыяҗлары турында барды. Анда рәсми кунак буларак катнашкан эстон президенты Тоомас Һендрик Илвес үз чыгышында: "150 ел элек, фин-угырларның әле бернинди дә дәүләте булмаганда без азатлык һәм демократияне сайлаган идек, башка фин-угыр халыкларында бу юл әле дә сайланмаган", дип белдерде.

Русия рәсмиләре моны шунда ук Эстониянең Русиядәге фин-угыр халыкларын аерылып чыгып, үз дәүләтләрен коруга өндәве дип бәяләде, бу президентка лаеклы чыгыш түгел, дип белдерде.

Алай гына да түгел, соңрак чыгыш ясаган Константин Косачев, Думаның тышкы мөнәсәбәтләр комитеты рәисе, Эстониядән үч алып, аны үзендәге урыстелле халыкны эзәрлекләүдә гәепләде, Европа илләре мари активистларын эзәрлекләүне күпертә, дип белдерде.

Косачев чыгышын тыңлап та бетерми Эстониянең рәсми вәкиллеге, шул исәптән президент Илвес та, утырышлар залын ташлап чыгып китте.

Фин-угыр халыкларының милли мәнфәгатьләре кысылу турында хәбәрләр әледән-әле килеп тора. 2014 елның ноябрь аенда киләсе уку елыннан Удмурт дәүләт университетында удмурт филологиясе факультеты кыскарачагы билгеле булды. Оптимальләштерүне сылтау итеп, филология һәм журналистика факультетларын берләштереп журналистика һәм фин-угырларны өйрәнү институты итеп үзгәртеләчәге игълан ителде. Белгечләр моны удмурт телен фәнни яктан өйрәнүгә, удмурт теле белгечләре әзерләүгә зыян салачак дип бәяләде.

* * * *

25 миллионлы фин-угыр дөньясында "Фин-угыр башкалалары" програмы 2013 елда кабул ителгән һәм 2017 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә сайлап алыначак дүрт башкала Үзәк Европадан алып Себергә кадәр яшәгән фин-угырларның үзенчәлекләрен, шул ук вакытта бердәмлеген күрсәтәчәк, ди аны оештыручылар.

Фин-угыр дөньясының мәдәни башкаласы итеп 2014 елда беренче тапкыр сайланган Удмуртиянең Шаркан районы Быгы авылында 18 октябрь көнне "башкала" исеме тантаналы рәвештә Эстониянең Обинитса авылына тапшырылган иде.

Октябрьнең өченче шимбәсе 1928 елдан бирле Эстония, Финляндия һәм Маҗарстанда Фин-угыр дөньясы көне буларак билгеләнә. Эстония 2011 елда бу көнне рәсми бәйрәм дип игълан итте.

XS
SM
MD
LG