Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

2014-2020 елларга тәгаенләнгән Татарстан дәүләт телләре турында программа инде бер ел эшләде. Узган җомга аны күзәтеп баручы иҗтимагый шура вәкилләре каршында бер еллык эшчәнлек хакында хисап тотылды. Макталучылар да, артта калучылар да бар.

2013 елның азагында кабул ителеп, җиде елга тәгаенләнгән программаның эшчәнлеге өчен җаваплы булган Татарстан министрлыклары, идарәләре хисап тотты. Нинди чаралар оештырылганы, бүленгән бюджет акчалары ни рәвешле тотылганын Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тыңлады. Билгеле булганча, бу министрлыкка дәүләт программасын тормышка ашыру эшен идарә итү вазыйфасын йөкләнде.

Министрлыклар исеменнән хисап тотучы түрәләр, югары уку йортлары вәкилләре барысы да диярлек урысча чыгыш ясады, бары тик министр үзе генә сорауларны татарча биреп, сөйләшүне туган телдә алып баруга борды. Министр бу программаны “башкаларда булмаган, уникаль” дип бәяләде һәм телләрне үстерергә мөмкинлекләр биргәне өчен Татарстан президенты, республика хөкүмәтенә рәхмәтләрен белдерде.

Программа кысаларында 2014 елга кергән чараларны тормышка ашырыр өчен Татарстан казнасыннан 167 млн сум акча бүленеп бирелгән. Алар башлыча “Татмедиа”, КФУ, Татарстан Фәннәр академиясе, мәгариф һәм фән, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт, юстиция, элемтә һәм мәгълүматлаштыру, сәүдә һәм сәнәгать министрлыклары арасында бүленгән. 35 муниципаль районда бу программа кабул ителгән, калганнарында әлегә бу эш бара гына.

"24 төбәккә 16 мең татар китабы җибәрелде"

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лилия Әхмәтҗанова сүзләренчә, эшнең уңай һәм тискәре яклары да булган.

“Татарстан Фәннәр академиясе 2014 елда 18 чара уздырырга тиеш иде, моның өчен аларга 18 млн 800 мең сум акча бүленде. Барысы да башкарылды.

Мәдәният министрлыгына 14 чара оештыру йөкләнде, бу эшкә министрлыкка 18 млн 170 мең сум бирелде. Акчаларның бер өлеше китапханәләр базасын баету, милли китапханәләргә заманча җиһазлар алу, Брайл системасы нигезендә 11500 китап (шуларның 12.75% – татар китаплары) басуга тотылды. 8500 тарихи документ электрон форматка күчерелде. Шәхси архивларда сакланган татар тарихына кагылышлы 23 документ сатып алынды.

“Татмедиа” массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы 16 чара уздырды, моның өчен дәүләт казнасыннан 27 млн 390 мең сум акча күчерелде. Башлыча бу акчалар “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында чыккан яңа тапшырулар өчен тотылды, мисал өчен “Әдәби хәзинә”, “Җырлап татар телен өйрәнәбез”, “Ак чәчәкләр” романы буенча сериал төшерү өчен.

Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына 8 млн 740 мең сум бирелде.

Мәгариф һәм фән министрлыгына килгәндә, тулаем 89 чара планлаштырылды һәм башкарылды. Бу эшләр исемлегенә Мәскәү, Астана шәһәрләрендә Каюм Насыйри исемендәге татар телен өйрәнү институтлары ачылуы, 1-4 сыйныфлар өчен 51 комплектлы татар теле дәреслекләре басылуы да керә. Туган телне укыту өчен 53 данәдә интерактив җиһазлар сатып алынды. Җәй дәвамында тел өйрәнү “Болгар. Туган тел”, “Агыйдел”, “Глагол” кебек аланнар эшләде, аларда 1500 бала катнашты. 2014 ел дәвамында Башкортстан, Чуашстан республикаларында, Сарытау, Свердловски, Чиләбе өлкәләрендә татар мәгарифе көннәре оештырылды. 2014 елда 24 төбәккә 16 мең татар теле һәм әдәбияты уку әсбаплары җибәрелде. Бу эшкә Татарстан казнасыннан 3 млн 800 мең сум акча тотылды. Моның өчен төбәкләрдән бер тиен дә алынмады.

Балалар бакчаларында туган телгә өйрәтү эше дәвам итә. Иң яхшы билингваль балалар бакчасы конкурсында җиңеп чыгучыга 1 млн сум күләмендә грант тапшылырды. Болар барысы да уңышлы бара.

Әмма һаман да авыррак чишелгән мәсьәләләр бар. Мисал өчен, Татарстан буйлап китаплар сату челтәре эшләп китә алмый. Татар телендә визуаль мәгълүмат язу кебек эшләр аксый. Бу юнәлештә эшләрне активлаштырырга иде”, – дип чыгыш ясады Әхмәтҗанова.

"Сәүдә өлкәсендә ике телдә мәгълүмат бирү 95 процентка башкарыла"

Төп чыгыштан соң һәр министрлык вәкиле үзләренең эшләре турында бәйнә-бәйнә сөйләде.

КФУ галимнәре дәүләт программасы нигезендә 30 эш башкарган. Шуларның берсе – ашыгыч лингвистик ярдәм күрсәтү. Ул www.tilmach.ru ресурсы аша башкарыла. Сәхифә әле күптән түгел генә эшли башласа да ярдәм сорап 605 заявка калдырылган. Биредә текстларны урысчадан татарчага, татарчадан урысчага тәрҗемә итеп бирү, текстларны тикшерү, редакторлау хезмәте күрсәтелә. Әмма гөнаһ шомлыгына каршы, аны тәкъдим иткәндә, кереп танышам диючеләр аның эшләмәвенә тап булдылар. Техник сәбәпләр аркасында, каршылыклар килеп чыга, дип аңлаттылар.

Көндәлек тормышта кешеләр телне кибеттә, эштә, хезмәт күрсәтү урыннарда куллана. Бу уңайдан дәүләт телләрен үстерү программасыннан акча бүленде, Татарстан cәүдә һәм сәнәгать министрлыгы эшкә җәлеп ителде. Аларга да эш йөкләнгән. Министрның беренче урынбасары Руслан Кәбиров әйтүенчә, алар тарафыннан татар теленең кулланышы мониторингы уздырыла.

“Сәүдә өлкәсендә ике телдә хезмәт күрсәтүне оештыруны, ике телдә мәгълүмат тәкъдим итүне булдыру безгә йөкләнде. Бу эшкә Татарстанның муниципаль районнары җәлеп ителде, квартал саен мониторинг эшен тикшерәбез. Телнең кулланышы авыл җирлегендә тикшерелде, мәсәлән, ике телдә мәгълүмат бирү 95 процентка башкарыла. Моннан тыш безгә татар китапларын, басмаларын сату нокталарын оештыру да йөкләнде. 2014 елда мондый нокталар ун берәмлеккә артты. Сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр арасында ике телне куллану буенча конкурс оештырылды. 503 кеше катнашты, аларның унөче төрле номинацияләрдә җиңде”, – дип сөйләде түрә.

Татар китабы белән матбугат конкрет кайсы урыннарда барлыкка килгәне әйтелмәде. Шулай ук ике телдә мәгълүмат бирү эшен оештыру, тикшерү ни өчен шәһәрләрдә түгел, ә авыл җирендә башкарылганы, район муниципалетларның башкарма комитеты тарафыннан уздырылган тикшерү ни кадәр дөреслеккә килүе турында сораулар җавапсыз калды. Түрә чыгыш ясаганнан соң тизрәк китү ягын карады. Татар китаплары һаман да тиешенчә таратыламы дигән сорау барлыгын министр Энгел Фәттахов та әйтте, әмма инде түрәдән җилләр искән булгач, аңлатучы табылмады.

Шура утырышында элеккеге депутат, галим Азат Зыятдинов Казанда татар китап кибете идәнастында сатылуны татарны мыскыл итүче факт дип атады. Бауман урамындагы элеккеге “Матбугат йорты”нда китап кибетен оештыру соравы куелды. Энгел Фәттахов, һичшиксез, Казанда андый зур кибет булырга тиеш дигәнне әйтте, бу эшне үз контроленә алам дип вәгъдә итте.

Энгел Фәттахов һәм Разил Вәлиев

Энгел Фәттахов һәм Разил Вәлиев

Районнарда бу эш ничек барачак дип борчылуга депутат Разил Вәлиев: “Сәүдә министрлыгы нинди нокталар турында әйткәнен белмим, әмма район үзәкләрендә урнашкан китапханәләрдә татар китапларын сату эше җайга салына башлады, тиздән ул гамәлгә керер”, – дип аңлатты. Сүз уңаеннан, язучы Зифа Кадыйрова китапханәләр челтәрен татар китапларын сату өчен иң уңай икәнен инде исбатлады. Дәүләт тарафыннан системага салыну гына таләп ителә.

Хисап кына тыңлап утырумы?

Татарстан юстиция министрлыгына артык эш йөкләнмәгән. 2014 елда алар тарафыннан план нигезендә бер чара гына оештырылган. Татар телендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен оештырыр өчен 1 млн сум акча бүленгән. Ни гаҗәп, бу эшкә аның бары тик 4,5 мең сумы гына тотылган. Министр урынбасары Рөстәм Заһидуллин аңлатуынча, кешеләрдә татар телендә юридик белешмә алуга ихтыяҗ юк, әмма шулай да финанслауны артык кыскартмау яклылар. Залда утыручылар бу хезмәт барлыгы турында халык белми дип әйтүчеләр булды. Түрә әйтүенчә, алар берничә татар радиосы белән хезмәттәшлек итә.

Шура утырышында шулай ук халык программа нигезендә файдалы эшләр башкарылуыннан хәбәрдар түгел дип борчылу белдерделәр. Тиешенчә яктыртылмый, кешеләр тарафыннан кайтаваз юк дигән фикерне җиткерделәр. Министр “Татмедиа”га бу сорауны киртләп куярга кирәклеген әйтте. Шулай ук министр иҗтимагый шура әгъзаларына гади хисап кына тыңлап утыручы булып кына утырмауларын, нәтиҗәлерәк эшләүнең юлларын тәкъдим итүләрен сорады. Бу эштә Бөтендөнья татар конгрессы белән Дуслык йорты активрак булсын иде дип аерып әйтте.

Сүз уңаеннан, программаның үтәлешен күзәтүчеләр булып оешкан иҗтимагый шурага депутат, галимнәр, укытучылар, берничә басма мөхәррирләре кергән. Исемлектә 16 кеше. Әмма араларында яшьләр хәрәкәтеннән бер генә вәкил дә юк.

"Канәгатьлек хисе юк"

Энгел Фәттахов Азатлыкка програмның булуы мөһим, әмма аның үтәлешеннән тулысынча канәгать дип әйтә алмыйм”, дип әйтте.

Энгел Фәттахов

Энгел Фәттахов

“Бу програмның үтәлеше эшендә беренче тапкыр катнашам. Кешеләрнең һәрберсе бу программаны тоярлык итеп эшне оештырга тиешбез. Халык берникадәр сизә башлады, мәсәлән, авылда туганнарым “ТНВ” карый, анда яңа тапшырулар күбәйде. Эчтәлеге, сыйфаты нинди, нинди нәтиҗәгә ирешәчәкбез – боларына 2015 елда басым ясалачак. Күп чаралар уздырыла, ләкин күңелдә кәнагатьләнү хисе юк. Бу – зур эшнең башы гына. Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы хисабына карата сорауларым күп. 2015 елда аларны контрольгә алам. Авылларда татарча хезмәт күрсәтүдә кыенлыклар юк, ә менә Казан, Чаллыда бу өлкәдә эшлисе дә эшлисе. Бу эштә иҗтимагый хәрәкәтләрне катнаштыру, интернетны тулы көчкә җигәргә кирәк”, – дип фикерләре белән уртаклашты.

Моңа кадәр Татарстан мәдәният министрлыгы каршындагы иҗтимагый шураның да утырышы булган иде. Анда милли сәясәт белән татар халыкның милли асылын саклап калу программларының үтәлеше ничек барганын, акча ничек тотылганы хакында сөйләнде. Бу програмга федераль һәм республика бюджетыннан акча тотылган. Якынча, 100 млн сум. Беренче програмга Мәскәүдән 61 млн бирелгән, Татарстан казнасыннан – 39 млн. Икенче програмны финанслау Бөтендөнья татар конгрессы аша бара, аларга 33,5 млн сум акча бүленгән. Биредә федераль казнадан акча бирү каралмаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG