Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:20

Русия дәүләт думасына математика, урыс теле һәм әдәбияты, Русия тарихы кебек фәннәрне бердәм дәреслекләрдән укырга мәҗбүр итүче яңа канун проекты тәкъдим ителде. Татар белән башкортка аның файдасы бармы?

Яңа канунның авторы – дума депутаты Ирина Яровая. Аның сүзләренчә, төрле программа, дәреслекләрдән укыган балаларга аннары БДИ бирергә авыр. "Имтихан тапшырганда төрле программа, дәреслекләр нигезендә укыган балалар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Моннан тыш укучы икенче мәктәпкә күчәргә теләгәндә дә проблема тумас өчен бер китаплардан укуы хәерлерәк" дигән фикердә ул. Төрле дәреслекләрдән белем алу дискриминациянең бер төре дип аңлатыла, бала нинди гаиләдә тууына, кайда яшәвенә карамастан, барысы да бер уку әсбабыннан белем алырга тиеш. Русиядәге мәгариф стандарты шуны таләп итә дип аңлатыла. “Әлеге вакытта Русиядәге 52 мең мәктәп 52 мең төрле уку программасы нигезендә эшли”, дип борчыла депутат.

Татарстанда татар телендә белем бирү сирәк күренешкә әйләнеп бара, әмма авылларда урысча укытылса да, мәктәпләр милли булып санала, аларда махсус программа белән укытыла. Шулай булгач, урыс теле ничек укытылачак дигән сорау туа. Моңа кадәр урыс теленнән дәреслекләр татар телле балалар өчен аерым, урыс телле балалар аерым өчен язылды, шулай укытылды. Чеп-чи урыс өлкәсендәге укучыларны милли республикаларда белем алучы балалар белән бер калыпка салу дөресме? Бер кысага кертү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

“Бу безнең хокуклары боза”

Казанда татарча белем бирүче бердәнбер уку йорты – Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче санлы татар гимназиясе. БДИны бары тик урыс телендә бирергә мәҗбүр итү шаукымында алар төгәл фәннәрне туган телдә укытуны дәвам итә. Аның директоры Камәрия Хәмидуллина бер генә дәреслектән укытуга күчүне хупламый. Киресенчә, депутатларның бер федераль стандарттан баш тартуы хәерлерләрәк булыр иде, ди ул.

“Советлар берлеге вакытында 15 милли республикада бер үк дәреслек, бер үк укыту программасы иде. Аннары сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш дип исбатладылар. Һәм моның белән килештек, безгә ошый. Мәктәпнең, укытучыларның дәреслекләрнең федераль исемлегенә кергән төрле авторларның китапларын ирекле сайлап алу хокукы бар. Бу бик табигый.

БДИ, диләр. Әйе, балалар төрле дәреслекләрдән белем туплый, әмма әзерлек чорында укытучы бит төрле дәреслекләрне ачып карап, укучыларны әзерли, аңлата. БДИ дип бердәм дәреслеккә күчүне акларга тырышу җитәрлек исбатлау түгел минем өчен. Дәүләт өчен мондый алымнар белән эш итү җиңел, чөнки яшәешне оештыру, идарә итү кулайрак бит, укытучыларны контрольдә тоту рәхәт. Тик бу бит безнең хокукларны боза”, ди ул.

“Үзебезнең министрлык каршы”

Татар мәктәпләре өчен урыс теле һәм әдәбияты дәреслекләрен язган галимә Рәдинә Ягъфәрова Татарстанда милли мәктәпләрдә урыс балалар өчен язылган дәреслекләрдән белем бирүне өстен күрәләр, укытучылар яшереп булса да башка китаплардан укытырга мәҗбүр дип сөйләде.

“Берничә ел элек кенә милли мәктәпләрдә җирле материалларга нигезләнеп, безнең авторлар тарафыннан язылган дәреслекләр файдаланылды. Хәзер мондый китаплардан бары тик башлангыч мәктәпләрдә генә укытыла. Урта белем мәктәпләрендә урыс балалары өчен язылган дәреслекләрдән файдалынырга кушылды. Укытучылар зарлана, авыр диләр, яшереп булса да милли мәктәпләргә тәгаенләнгән әсбаплардан укытабыз дип сөйләгәннәре булды. Урыс теле татарларга чит тел бит, урысларга татар теле дә шулай ук ят, димәк, аларны өйрәтү принциплары да башка. Аны без уйлап чыгармаган.

Министрлыкта яңа кеше килә дә үзенең канунын кертә. Бездә инде үзебезнең авторларның китаплары басылмый диярлек, аларга акча юк диләр. Әнә якутлар да, башкортлар да урта мәктәпләрендә үзләренең милли мәктәпләре өчен язылган китапларыннан белем ала. Бездә ул юкка чыгып бара. Канун проектын кабул иткәнче үк өлгерәбез диләр.

Безнең дәреслекләрдә җирле материал кулланыла, көн дә күрә торган әйберләр языла, ике тел чагыштырылып өйрәтелә. Ана теленә таянып эш итү – төп нигез. Бер генә дәреслекләрдән укыту дөрес әйбер түгел. Карачайлар үзләре язган дәреслекләреннән укысын, татар белән башкорт та шулай ук. Милли мәктәпләрдәге урыс теле дәресе Ярославль өлкәсенең мәктәбендә укыткан дәреслектән аерылырга тиеш. Төрлелектә бит матурлык!”, дип сөйләде Татарстанның мәгарифне үстерү институты галимәсе.

“Урыс теле дәреслеген үзебез язарга тиеш”

Татарстанда табигый-математика фәннәреннән дәреслекләрнең авторлары – барысы да мәскәүләр. Мисал өчен, Татарстан галимнәре арасында татарча язылган математика дәреслекләре юк. Информатика, биология дәреслекләре язылды, әмма алар тулы курс түгел һәм федераль үзәк тарафыннан хуплау алмаган. Мәктәпләрдә урысчадан тәрҗемә ителгән дәреслекләрдән белем алына. Татар телендә тәрҗемә ителгән булса да, менә дигән итеп укыта идек, зарланырлык түгел иде, ди укытучылар.

Элеккеге “Мәгариф” нәшрияты директоры Мөдәррис Вәлиев төрле дәреслекләрдән уку Русиянең бөтенлегенә куркыныч янамый, БДИга да киртә була алмый, әмма бер программа булу хәерлерәк, ди.

“Математика, химия кебек юнәлешләрдә язылган дәреслекләрнең Мәскәүдә язылып, татар теленә тәрҗемәдә безнең мәктәпләрдә укытылуы – табигый хәл. Хәер, мин “Мәгариф” нәшриятын җитәкләгәндә, мәсәлән, Татарстанда язылган физика дәреслекләренә юл ачтык, югары мәктәпләр өчен дә татар телендә байтак дәреслек язылган һәм дөнья күргән иде.

Русия тарихы дигәндә, әгәр татар халкының, Тукай әйткәнчә, урыс тарихындагы эзен бозып күрсәтмәсә, ул да Мәскәү дәреслегеннән тәрҗемә итеп укытыла ала. Диннәр тарихы буенча дәреслекне без заманында шулай килешеп эшләгән идек. Мәскәү “бердәм” дәреслек калдырырга уйлый икән, безгә аның зыяны тимәслек кенә булсын.

Ә менә урыс теле дәреслегенә килгәндә, тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: бары тик үз галимнәребез тарафыннан язылып, Казанда бастырылырга тиеш. Әйтик, “У нас в семье самые святые праздники – Крещение и Пасха” диебрәк язылган дәреслекне татар баласы ничек аңларга мөмкин? “Мәгариф” нәшрияты исән чагында, “кече туганнар” өчен дәреслек бастырасы килгән Мәскәү наширләре белән аяк терәп бәхәсләшә һәм аларны үземнең хаклыгыма ышандыра идем. Безнең Л.Шакирова, М.Әхмәтҗанов, Ф.Әхмәдуллина, Н.Андромонова, Р.Ягъфәрова, В.Габделхаковлар кебек бөтен илгә танылган авторларыбыз язган дәреслекләр Мәскәү нәшриятларының да күзен кыздырып торды.

Шунысы гына кызганыч, җитәкчелектә күрә караучы кешеләр утырган бер чорда Башкортстандагы татар мәктәпләрен бердәм татар дәреслекләреннән мәхрүм итеп, “Башкортстан татар әдәбияты” барлыкка килүенә ирештеләр. Һәм шуның белән бергә Башкортстан тарихында да Казан ханлыгы бер дошмани дәүләт, татар халкы, имештер, башкортны изгән милләт булып мәктәпләргә үтеп керде. Дөрес, бүген бу вазгыять үзгәрә башлады. Һәрхәлдә, Татарстаннан читтәге, шул исәптән Башкортстандагы, мәктәпләр дә безнең “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты чыгарган татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен соратып алалар”, дип сөйләде элеккеге нәшер.

Кире Советлар берлегенә кайтумы?

Милли мәгариф өлкәсендә азу тешен ярган галим Марат Лотфуллин Мәскәүдән чыккан кануннар берничек тә татарга зыяны тимәслек итеп кабул ителми дигән фикердә. Ул мәгарифтә дә унификацияләү эше дәвам итүенә борчыла. Яңа канун проектын әзерләү юкны бушка аудару дип әйтә. “Бердәм дәреслекләр кертү урыс булмаган милләтләргә генә түгел, урысларның үзләренә дә файда түгел, барысы да бер калыпка салынган совет чорында яшәп карадык, бердәм булып яшәү, бердәм дәреслекләрдән уку нәрсә белән тәмамланганын беләбез”, ди ул.

“Урыс теле дәреслекләре милли мәктәпләр өчен аерым бер зур проблема булып тора. Аның аерым программалары булырга тиеш. Мәгарифтә федераль стандарт кертелде, ул Европа телләре концепциясе нигезендә төзелгән. Әмма Европада белем бирү туган телдә алып барыла. Ә бездә – ул урыс теле итеп алынды.

Нормаль фикерләүче, алга таба атлаучы җәмгыятьтә берничек тә бер генә дәреслек, бер генә программа нигезендә уку кабул ителә алмый. Укыту программалары төрле булырга тиеш. Менә безнекеләр Сингапурны ярата, аны үрнәк итеп куя, әмма аларда дәреслекләр дә, укыту программалары да төрле һәм күп. Германиядә бер юнәлештә укыткан мәктәпләр өчен кимендә утыз программа бар. Ә төрле юнәлештәге мәктәпләр бихисап бит!

Бердәм дәреслеккә калдыру – артка адым ясау. Бу татарга, башка милләтләргә генә түгел, урысларның өчен дә артка чигенеш булачак. Максатын аңлыйм: бер идеология булсын дип тырышалар, көчле империя төзү хыялы бар, халыкны патриотик рухта тәрбияләү эше алып барыла. Әмма Русия халыкны якласа, аларга ирекле яшәргә мөмкинлек бирсә, кешеләр үзен бу илдә рәхәт хис итсә, патриотизм үзеннән-үзе килеп чыга.

Бердәм дәреслекләр заманында яшәп карадык бит инде. Советлар берлеген беләбез, бер программа, бер дәреслек, бер калып. Шуннан ни? Нәрсәгә ирештек без? Советлар берлеге юкка чыкты. Халыкны надан калдырырга телиләр.

Минем фикер – математика дәреслекләре туган телдә булырга тиеш. Математиканы урыслар уйлап чыгармаган, әмма федераль үзәк аны урысча укытырга кирәк дип безне мәҗбүрили, урыс телендә генә төгәл фәннәрне бала яхшы үзләштерә дип исбатлый. Математиканың туган теле – француз һәм гарәп телләре. Алгебра “әл-җәбр” сүзеннән алынган. Мәскәү мантыйгы белән алгебраны үзләштерер өчен өчен гарәп телен яхшы белергә кирәк булып чыга”, ди Марат әфәнде.

Исегезгә төшерәбез: 2014 елның июлендә Русия хөкүмәте урыс теле һәм әдәбиятыннан бер дәреслек булырга тиеш дигән фикер яңгыратты. Алар бу гамәлләрен шул елдагы БДИ нәтиҗәләре белән канәгать булмаулары белән аңлатты. Моңа кадәр тарихны язганда төрле каршылыклар барлыкка килә, тарихи вакыйгаларга карата төрле фикерләр яңгырый, бу дөрес түгел дип, Русия президенты Владимир Путин теләге белән бердәм Русия тарихы дәреслеге языла башлады. Әмма 2014 елның августында аның урынына тарихи-мәдәни стандарт булдырылачак, аның нигезендә тарих дәреслекләре язылачак дип әйтелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG