Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

"Чашка", "чешуя" дип әйтеп карагыз әле..." Абдрахманда мәктәп өчен көрәш бара


Абдрахман авылы мәктәбе

Абдрахман авылы мәктәбе

Оренбурның Абдуллин районында татар авылларында мәктәпләр ябыла, инде икесен япканнар, тагын берсен ябуга ата-аналар каршы чыккан. Мәктәпне ябу өчен укытучыларны татарча акцент белән сөйләүдә һәм сыйфатлы белем бирә алмауда гаепләгәннәр.

Оренбурның Абдуллин районында Абдрахман авылында укучыларның ата-аналары, укытучылар мәктәпне яптырмау өчен көрәш алып бара. Алар инде Русия президентына да мөрәҗәгать юллаган, мәхкәмәләргә дә барып җиткән. Әлеге райондагы Яңа Тирес һәм Тирес-Усман дигән татар авылларында инде мәктәпне ябып укучыларны башка авылларга таратканнар, Абдрахман авылындагы уку йортын да шулай тиз генә ябып куймакчы булганнар, әмма ата-аналар моңа ирек бирмәгән. Кайчандыр әлеге мәктәптә белем алып чыккан, хәзер бу мәктәпне саклап калу өчен көрәшеп йөрүчеләрнең берсе Алсу Әсфәндиярова Азатлыкка боларны сөйләде.

– Абдрахман авылында балалар 1-9 сыйныфта укый. Бу урыс телле мәктәп санала, әмма анда татар теле һәм әдәбият план нигезендә укытылып килә. Аралашу нигездә татар телендә.

Мәктәпне быелның 1 апреленнән ябарага тырышалар, әмма ата-аналар, укытучылар моңа ирек бирмәде. Әлеге хәлдән соң мәктәпкә Оренбур өлкәсе мәгариф министры урынбасары килә. Бу сәфәрдән соң төрле гаепләүләр китә: “ни өчен тәнәфес вакытында сезнең балалар татарча сөйләшә” дип бәйләнәләр.

19 майда Оренбур мәгариф министры килә һәм “мәктәптә укыту сыйфаты начар” дип гаепли башлый. Укытучыларның татарча акцент белән сөйләшүен әйтә, дәресләргә кереп чыга һәм шунда укытучыларга "чашка", "чешуя” дип әйтергә куша. “Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?” дип сораштыра. Ата-аналарга татар акцентлы укытучы баланы нәрсәгә өйрәтә алсын, дип хурлый. Кайбер дәресләрне белгеч булмаучы укытучылар укытуы белдерелә. Әмма, төп предметларны барыбер белгечләр укыта. Бары физика, тарих, җәмәгать белеме, ИЗО, музыкадан гына башка укытучылар.

Нәтиҗәдә “Сездә белем бирү сыйфаты түбән, әйдәгез белмегезне дәлилләү өчен тест узыгыз”, ди. Укучылар да, укытучылар да тест узарга тиеш була. “Дәлилләсәгез мәктәпкә акча аласыз, дәлилли алмыйсыз икән мәктәпне ябачакбыз”, ди.

Ни өчен тәнәфестә балаларыгыз татарча сөйләшә, диләр?

Шуннан соң май аеның соңгы атнасында мәгариф министры боерыгы белән укытучыларга тест, укучыларга контроль эш уздыралар. Моның нәтиҗәсендә, укытучыларның да, укучыларның да нәтиҗәләре түбән дип чыгаралар. Гәрчә районда укыту планы нигезендә узган контроль эштә укучыларның уку нәтиҗәләре начар түгел иде.

Нәтиҗәдә барлык сигез укытучы да эштән азат ителә.

Мин Оренбур өлкәсе мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать язган идем һәм алардан хат алдым. Анда мәктәптә белем бирү сыйфаты түбән булуы язылган, шунда ук саннар белән уйнау һәм укучыларның эш нәтиҗәләрен алдап күрсәтү китерелә. Анда балалар саны 19 диелгән, гәрчә быел да мәктәптә узган елдагы кебек 22 бала укый, киләсе елга да шул санда көтелә. Укучылар саны кимеми.

Мәктәпне тәмамлаучыларның уку нәтиҗәләре түбәнәя, диелгән. Имеш алар өлкә, район күләменнән түбәнрәк икән. Мин бүген Абдрахман мәктәбе сәхифәләренә кереп барысын да тикшереп утырдым. Андагы протоколларны чагыштыргач, нәтиҗәләр районныкына караганда түбәнрәк түгел, ә хәтта кайбер предметлардан югарырак та икәне күренде. Быел урыс теленән, мисал өчен, югарырак. Алар миңа җибәргән мәгълүматлар бик үк дөреслеккә килеп бетми.

Бүгенге көндә мәктәп статусы аңлашылмый. Ликвидация чаралары алып барылмый. Укучыларга һәм аларның ата-аналарына нишләргә икәне шулай ук билгесез. 4 июньдә барлык укытучылар кыскартылу сәбәпле, эштән азат ителде. Бүгенге көндә мәктәптә бары тик бер мөдир генә штатта эшли. Ата-аналарга балаларын мәктәптән алу өчен басым бара. Күрше Николькино яки Казанга, теләсә кайда урнаштырсагыз-урнаштырыгыз, иң мөһиме мәктәптән алыгыз, диләр. Ата-аналар әлегә бер баланы да мәктәптән алмады.

Укытучыларга "чашка", "чешуя" дигән сүзләрне әйттерделәр

10 августта мәктәпне яңа уку елына кабул итү карала һәм андагы барлык әзерлек эшләрен шул кыскартылган укытучылар алып барды. Алар мәктәпне яңа уку елына әзерли булып чыга.

Укытучылар хәзер кабат эшкә кайтарылуларын таләп итеп мәктәп җитәкчесен мәхкәмәгә бирде. Чөнки директор Абдуллин районы мәгариф бүлеге җитәкчесе боерыгы белән аларны эштән куды. Мәхкәмәдә инде ике утырыш булды. Өченчесе 26 августта көтелә. Мәхкәмәгә барлыгы сигез укытучы мөрәҗәгать иткән иде, хәзер икесе шикаятен кире алды, чөнки аларга каты басым булды.

Ата-аналар мәктәпне саклап калу өчен бар көчләрен дә куя. Инде президентка да, "Бердәм Русия" фиркасенә дә, балалар хокуклары вәкиленә дә яздылар. 7- 8 тапкыр авыл халкы җыены булды. 24 июньдә халык җыены вакытында укытучыларның тест нәтиҗәләрен тотып килделәр һәм анда аларның ни дәрәҗәдә начар укытуларын сөйләп аларны мыскыл иттеләр. Татар акценты белән сөйләүләренә басым ясадылар.

Иң якын мәктәп алты чакрым ераклыкта Николькино исемле чуаш авылында урнашкан. Ата-аналарның балаларны анда бирәселәре килми, чөнки татар теле, традицияләре, бәйрәмнәре калсын дип тели.

Мәктәп мөдире Әлфия Сәйфуллина уку йортын ябырга тырышу сәбәпләрен Азатлыкка болай дип аңлатты:

– Авыл мәктәбендә балалар саны елдан-ел азая, диләр. Аннары балалар санына карап финанслау кертелгәч акча җитми башлады. Иң төп сәбәп шул. Калганы, аерым алганда укытучыларның начар белем бирүе, укыту сыйфаты начар дигәннәре белән мин һич кенә дә ризалашмыйм.

Абдуллин район мәгариф бүлеге безне ничек тә япмакчы һәм балаларны күршедәге чуаш авылы мәктәбенә илтеп тыкмакчы була. Анда шулай ук балалар саны елдан-ел кими.

Районда Яңа Тирес һәм Тирес-Усман дигән татар авылларында ике мәктәп ябылды. Укытучыларны шулай ук 4 июннән эштән җибәрделәр. Аларның ата-аналары да, укытучылары да каршы килмәде. Балаларын күрше тирәдәге авылларга таратып бетерделәр дә, алар шулай үзләре үзләрен япты.

Оренбур губернаторы блогында авыл халкы язмасы

Оренбур губернаторы блогында авыл халкы язмасы

Безне дә шул ук тәртип нигезендә япмакчылар иде, ләкин алай тиз генә килеп чыкмады. Безнең авыл ата-аналарын иң кимсеткәне –укытучылар һәм укучыларны тикшергән булып, ябарга төрле сәбәп эзләүләре булды. Аннары “акчагыз юк” дип июнь башыннан миңа укытучыларны эштән азат итәргә куштылар. "Юкса сезне прокуратура тикшерә башлаячак" диделәр.

Райондагы ике татар авылындагы ата-аналар мәктәп ябуга тиз генә ризалашсалар, безнекеләр Русия президентына мөрәҗәгать итте. Ә аннан “авыл халкының ризалыгыннан башка мәктәпне ябарга ярамый” дигән җавап килде. Монда исә яңа канун нигезендә авыл халкының ризалыгы кирәкми, сораштыру гына үткәрәбез дә шуның белән ябабыз, диләр.

Аннары укытучылар канунсыз эштән азат итте дип мине мәхкәмәгә бирде. Хәзер әле мәхкәмә бара. Инде минем сөйлисем дә килми. Җәй буена шушы ыгы-зыгы дәвам итә.

– Сез әйтәсез балалар саны кими дип. Балалар саны кимемәгән бит. Узган ел да, быел да 22 бала.

– Бездә быелгы чыгарылыштан соң 19 бала калырга тиеш иде, әмма җәй эчендә тагын өч мәктәп баласы безнең авылга килде. Шуңа киләсе уку елында безнең тагын 22 бала була. Әйе балалар саны азаймады, әмма аны бит таныйсылары килми. Аларга ничек тә ябарга кирәк.

Без губернаторга язган идек. Тагын кайбер оешмаларга яздык. Һәрберсеннән "әле бит ябылмаган, мәктәп элекке режимда эшли" дигән җавап килә. Укытучылар бит инде эштән азат ителгән, мәхкәмәне дә сузалар да сузалар.

Русия президенты җавабы сәбәпле ата-аналарны тынычландырып булмый. "Ничек инде президент бер төрле, безнекеләр икенче төрле сөйли мени", диләр. Миңа да июнь азагына кадәр укучыларның документларын Николькино авылына тапшырыгыз, диделәр. Ата-аналар теләмәгәч мин ничек алай эшли алыйм инде. Шуңа бер яктан ата-аналар, икенче яктан мәгариф бүлеге тора.

Азатлык радиосы аңлатма алырга теләп Абдуллин районы мәгариф бүлеге мөдире Свелана Ивасюкка да мөрәҗәгать итеп карады, әмма аның мәктәпләр кабул итеп йөрү сәбәпле, өч көн эштә булмаячагы әйтелде. Киләчәктә аның аңлатмасын да җиткерергә тырышырбыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG