Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарански һава аланы төзелешендә Нидерланд ширкәте эшләргә мөмкин


Мордовия президенты Владимир Волковның Нидерландка сәфәре вакытында NACO ширкәте Сарански һава аланын зурайту тәкъдиме белән чыккан.

Русиядә 2018 елда үтәчәк FIFA футбол беренчелеге алдыннан Сарански һава аланының яңа терминалын төзү эшен Нидерландның NACO ширкәте үз өстенә алырга мөмкин. Бу хакта Мордовия президенты Владимир Волковның Нидерландка сәфәре вакытында сөйләшү булды, дип яза "Коммерсант". NACO ширкәте 1949 елдан биле һава аланнарын проектлау һәм төзү белән шөгыльләнә.

Сарански һава аланы аша елына 25-27 мең, сәгатенә 100 юлчы үтә. FIFA футбол беренчелеге уеннарын уздыручы шәһәрнең һава аланы сәгатенә кимендә 960 юлчы уздыра алырга тиеш, дип таләп итә.

2018 елгы Дөнья футбол беренчелегенең бер өлешен Казанда уздыру да планлаштырыла һәм Татарстан башкаласында да бу чараны инде көтеп торалар. Дөнья беренчелегенең кайбер уеннары 2013 елда узган Универсиада өчен төзелгән стадионда үтәргә тиеш.

Яңа терминалны 2017 ел ахырына кадәр төзеп бетерү планлаштырыла. 2015-2017 елларда төзелешкә федераль бюджеттан 2.6 млрд сум, республикадан 1 млрд сум бүленәчәк.

XS
SM
MD
LG