Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяктагы азсанлы халыкларга ярдәм үзәге 300 мең сумга хөкем ителде


Төньяктагы азсанлы халыкларга ярдәм итү үзәге җитәкчесе Родион Суляндзига
Төньяктагы азсанлы халыкларга ярдәм итү үзәге җитәкчесе Родион Суляндзига

Төньяктагы азсанлы халыкларга ярдәм итү үзәген "чит ил агентлары" турындагы канунны бозу 300 мең сум штрафка хөкем иттеләр.

Төньяктагы азсанлы халыкларга ярдәм итү үзәген 300 мең сум штрафка хөкем иттеләр. Оешманы “чит ил агентлары” турындагы канунны бозуда гаеплиләр. Бу хакта мәгълүмат чараларына адвокат Илнур Шарапов хәбәр итте. Мәскәүнең район мәхкәмәсе үзәкне “хөкүмәттән бәйсез оешмалар” турындагы каннунны бозып, “чит ил агенты” итеп теркәлмәүдә гаепләде. Шарапов карар белән риза булмыйча, эшне югарырак мәхкәмәгә бирәчәген әйтте.

Юстиция министрлыгы Төньяктагы азсанлы халыкларга ярдәм итү үзәген узган елның 27 ноябрендә “чит ил агентлары” исемлегенә кертте. Сентябрьдә БМОның җирле (асаба) халыклар мәсьәләләренә багышланган конференциясенә Русиядән Нью-Йоркка оча алмаган сигез кеше арасында Төньяк халыклары үзәге башлыгы Родион Суляндзига да бар иде. Аның паспортын Шереметьево һава аланында алып, бер битен ертып кире кайтардылар, "документны бозуда" гаепләделәр.

Җыенда катнашырга тиешле 28 вәкилнең сигезе төрле сәбәпләр белән Русиядән чыгарылмады. Әлеге конференциядә катнашу өчен Нью-Йоркка юнәлгән кырымтатар Надир Бекировка 18 сентябрьдә һөҗүм булган иде. Йөзләрен битлек белән каплаган билгесез кешеләр Кырым җирле халыкларны өйрәнү һәм аларга ярдәм итү халыкара фонды мөдире Бекировны юлда туктатып паспортын алып китте. Нәтиҗәдә Бекиров әлеге конференциягә бара алмады.

XS
SM
MD
LG