Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:02

"Православ чекистлар" Гайнетдиннең Мөфтиләр шурасын яптыртмакчы


Равил Гайнетдин(с) һәм Роман Силантьев.

Равил Гайнетдин(с) һәм Роман Силантьев.

Исламга каршы көрәшүче Роман Силантьев Русия мөфтиләр шурасын ябарга чакырды. Дамир Мөхетдинов, Силантьев чиркәү җырын җырлый, дип саный.

Русия патриархатының күренекле вәкиле, Русиядә чын милли татулык патша чорында гына булган дияргә яратучы исламофоб Роман Силантьев Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөфтиләр шурасын тыярга чакырды. Бу аның Гайнетдинга каршы беренче генә чыгышы түгел.

Мөфтиләр шурасын ябу турындагы тәкъдимендә дә Силантьев дини түгел, ә сәяси сәбәпләрне китерә. Имеш Равил Гайнетдин Төркияне һәм аерым алганда аның президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны яклый. Аны Мәскәүнең җәмигъ мәчете ачылышына чакыруын искә ала. Төркиянең Русия очкычын бәреп төшерүеннән соң да, озак вакыт моңа карата үз фикерен белдермәвен һәм ахыр чиктә Әнкараны гаепләмәвен әйтә. Моннан тыш Силантьев фикеренчә, Кырымда да Гайнетдин Русия мәнфәгатьләрен түгел, ә Кырымтатар Мәҗлесен яклап йөргән икән.

“Нәкъ Гайнетдин Кырымтатар Мәҗлесе утырышында катнашты һәм бу оешманың алыштыргысыз булуын әйтте. Шулай ук ул Ленур Ислямовны Кырым вице-премьеры вазифасына билгеләнүе өчен сүз катты. Ә үзенең урынбасары Дамир Мөхетдиновны аның киңәшчесе буларак төртте. Бәлкем нәкъ Мөхетдинов Ислямовка Кырым блокадасын оештырырга тәкъдим иткәндер?" дигәнрәк сораулар куя.

Гайнетдиннең урынбасары Дамир Мөхетдинов Силантьевның бу гаепләүләре беренче генә түгеллеген әйтә.

“Cоңгы ун ел дәвамында Силантьев мондый фикерләрне даими тарата. Бу яңалык түгел. Шуңа да карамастан Төркия, Кырым өлкәсендә Гайнетдин фикерен ачык итеп әйтте. Төркиядә булган фаҗигане без хупламыйбыз, ләкин дин, мәдәниятара хезмәттәшлек өлкәсендә ниндидер аңлашылмаучанлык булырга тиеш түгел. Шуңа без үзебезнең хезмәттәшлекне дәвам итәбез.

Соңгы 23 елда Төркия тарафынна күп мәчетләр салынды, күп шәкертләр укытылды. Төркиядән имамнар килде. Бер секунд эчендә бөтен элемтәләрне өзү дөрес булмас, чөнки сәяси җитәкчеләр бер көн дошман, инде икенче көнне дус булырга мөмкин.

Кырымга да Гайнетдин беренче тапкыр килгәндә Кремльдән бернинди әмер булмавын, үзенең ихтыяры белән килүен әйтте. Ул татарлар, башка милләтләр арасында кан коелмавын теләде. Имамчылык вазифасын үтәп йөрде. Силантьев күрәсең башкача уйлыйдыр. Кырым мөфтие Әмирали Аблаев һәм гади мөселманнар тарафыннан күп рәхмәт сүзләре ишеттек. Шул сәбәпле элемтәләрне дәвам итәбез.

Дамир Мөхетдинов

Дамир Мөхетдинов

Силантьевның соңгы елны Гайнетдин Русия президенты Путин белән очрашыр-очрашмас, президентлар Мәскәү мәчетен ачу тантанасына килмәс, башка дин әһелләре дә килмәс кебек сүзләр таратты. Ләкин аның бу аналитикасы чәлпәрәмә килде. Бу безнең оешмабызны ябу өчен кулланган аналитикасы килеп чыкмады", диде Мөхетдинов.

Аның сүзләренчә, Силантьев гади галим кеше генә түгел, чөнки ул рәсми рәвештә чиркәүдә хезмәт кыла һәм аларның кайбер тарафлары фикерен яктырта. Силантьев Русия хакимиятендә Путин канаты астында ныгыган "православ чекистлар" төркеме вәкиле булып тора, алар максатында эш йөртә һәм белдерүләрен дә шул максатларда ясый дигән фикер дә бар.

Дамир хәзрәт исә "Урыс чиркәвендә берничә канат бар. Шуларның берсен, Всеволод Чаплинны эшеннән алдылар. Ул аларның әйдәп баручысы иде. Бик актив, кызыклы кеше иде, ләкин соңгы вакытта аның кайбер фикерләре радикал булды. Сәяси юнәлешне дә монархиягә таба алмаштырырга дия башлады. Сәясәткә керергә тырышты һәм шул фикерләре өчен эшеннән алынды дип уйлыйм", ди.

Моннан тыш патриархиянең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы, Волокалам митрополиты Иларион бар. Аның фикерләре башкачарак. Шуңа Силантьев бөтен чиркәү фикерен яңгыратмый.

Боларны ябарга, икенчеләренә урын бирмәскә, өченчеләрен тыңламаска дигән әйбер XXI гасырда мөмкин әйбер түгел. Интернет, телевидение булган вакытта ул нәтиҗә бирмәячәк. Ислам динендә баштан ук шигыйлар, сөнниләр, хәнәфи мәзһәбе, сәләфиләр булган. Русия, Төркия, Согуд Гарәбстанында бу өлкәдә бәхәс тукталмас. Беркем аны туктата алмый. Христианнарда да православлар, иске гадәт чиркәве (старообрядецлар), протестантлар арасында да көрәш бара. Бездә дә ул бар. Без хәнәфи мәзһәбенә таянып кына үзебезнең галимнәрне үстерә алабыз", диде Мөхетдинов.

Роман Силантьев ваһһабчылык мәсьәләсен даими күтәреп тора. Узган елны ул Русиядә ваһһабчылыкны тыя торган канун кабул итәргә вакыт җитте дип белдерде.

Шулай ук берничә ел элек "Известия" газетына биргән әңгәмәсендә ул "православлар белән тыныч кына яшәргә теләмәүче алар белән яшәвен туктата дигән принципка кайту бик мәгъкуль булыр иде. Бары шундый караш кына чын һәм тыныч мультикультурализмга китерә ала" дип белдерде. Ягъни, "Русиядә ошамый икән, (госманлы) солтан янына китегез!", диде Силантьев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG