Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вильнюста урамга йә бакчага Борис Немцов исеме биреләчәк


Борис Немцов атып үтерелгән җирдә халык куйган истәлек билгесе
Борис Немцов атып үтерелгән җирдә халык куйган истәлек билгесе

Варшау һәм Киев хакимиятләре дә үзләрендә Немцов исемен мәңгеләштерергә җыена.

Литва башкаласы Вильнюс шәһәре шурасы Русия сәясәтчесе Борис Немцов исемен мәңгеләштерү карарын бертавыштан кабул итте. Немцов исеме белән йә урам, йә сквер аталачак. Бу хакта Delfi хәбәр итә.

Парламент вәкилләре һәм сәясәтченең кызы Жанна Немцова әлеге тәкъдим белән чыккан булган.

Демократик Русия белән дөньяны яхшырак итү өчен көрәшкән кеше исемен урамга йә скверга бирү Вильнюс хакимиятләренең "ирекле, ачык һәм демократик дөнья тарафында икәнлегенә дәлил булып тора", дип белдерелә шәһәр шурасы карарында.

Немцов исемен Варшау һәм Киев хакимиятләре дә мәңгеләштерергә җыена.

Шул ук вакытта Мәскәү җитәкчелеге Борис Немцов атып үтерелгән урынга мемориал куюдан баш тартты. Халык куйган истәлек билгесен шәһәрнең коммуналь хезмәтләре һәрвакыт сүтеп алып китеп тора, истәлекне саклаучыларны полиция тоткарлый. Быел гына шундый дүрт очрак булды. 12 февраль көнне Түбән Новгородта "Милли-азатлык хәрәкәте" әгъзалары Немцовка куелган мемориалны җимерде.

Борис Немцов 2015 елның 28 февраль төнендә Мәскәү үзәгендә атып үтерелде. Бу вакыйгага бер ел тулганда Русиядәге оппозиция Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрде искә алу чаралары планлаштыра.

XS
SM
MD
LG