Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Югары мәхкәмәсе: "Экстремизм өчен хөкем ителүчеләр саны бер елда ике тапкыр артты"


Казанда 26 яшьлек Владимир Максимов экстремизмда гаепләнеп ике ел һәм ике ай кырыс шартлы төрмәгә хөкем ителде. Июль, 2016
Казанда 26 яшьлек Владимир Максимов экстремизмда гаепләнеп ике ел һәм ике ай кырыс шартлы төрмәгә хөкем ителде. Июль, 2016

Русия Югары мәхкәмәсе хөкемдары Олег Зателепин сүзләренчә, 2015 елда экстремистик җинаятьләр өчен 558 кеше хөкем ителгән, 2014 ел белән чагыштырганда бу сан ике тапкырга артык.

“2015 елда экстремистик җинаятьләр өчен 558 кеше хөкем ителде, 2014 ел белән чагыштырганда бу сан ике тапкырга артык”, ди Зателепин.

Хөкемдар сүзләренчә, Җинаять кодексының 282нче маддәсе (нәфрәт һәм дошманлык хисе уяту) нигезендә хөкем ителүчеләр саны дүрт ел эчендә дүрт тапкырга арткан. 2011 елда экстремизмга чакыруда гаепләнеп 149 кеше хөкем ителгән булса, быел ярты ел эчедә генә 398 кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылган.

Зателепин сүзләренчә, Русиядә экстермистик дип 53 оешма һәм 4 мең басма материал танылган.

Хөкекмдар белдерүенчә, нәфрәт һәм дошманлык хисе тудыру маддәсе нигезендә ачылган эшләрнең күп өлешен социаль челтәрләрдә репост ясау алып тора. Тик, киләчәктә репостларны яхшылабрак тикшерергә кирәк дип ул. Хөкемдар репост ясалган мәгълүматның контекстын, формасын, эчтәлеген һәм комментарияләрен исәпкә алырга кирәкләген ассызыклый.

Югары мәхкәмәдә аңлатуларынча, бер үк материалны хуплап та, тәнкыйтьләп тә таратып була. Экстремизмны тәнкыйтьләүчеләрне җаваплылыкка тарттыру мәгънәсез диелә.

Олег Зателепин сүзләренчә, “милләтара һәм конфессиара мөнәсәбәтләр бик нечкә өлкә, монда бөтен күрсәткечләрне дә исәпкә алырга кирәк”.

Быел Чуашстанның Цивильски шәһәрендә яшәүче 62 яшьлек Николай Егоровка "экстремизм эше" ачылган иде. Тикшерүчеләр Егоров 2014 елның 8 маенда Борис Стомахинның "экстремистик" дип табылган хатын үзенең "ВКонтакте" битендә урнаштырган, дип белдерде. Егоров мәкаләне урнаштырмаганын, интернетны яхшы белмәве сәбәпле аның социаль челтәрдәге сәхифәсенә теләсә кемнең керә алуын әйтте.

"Социаль челтәрдә экстремизм өчен" төрмә җәзасы алган беренче кеше Рәфис Кашапов булды. 2015 елның 15 сентябрендә Чаллы мәхкәмәсе милли хәрәкәт җитәкчесе Кашаповны Русия президенты Путин гамәлләренә каршы язмалар урнаштырган өчен өч ел төрмәгә хөкем итте.

XS
SM
MD
LG