Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телләр турындагы сорауга Васильева җавабы: "Без Путин кушканны үтәргә тиеш"


Ольга Васильева
Ольга Васильева

Русия мәгариф министры Ольга Васильева җитәкчеләр Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада әйткән сүзләрен үтәргә тиеш, дип белдерде.

10 октябрь Федерация шурасында хөкүмәт сәгате кысаларында Башкортстаннан сенатор Рафаил Зиннуров мәгариф министрыннан кануннарда ана телләрен укытуга кагылышлы тәңгәлсезлекләргә бәйле сорау бирде. "Мәгариф турында"гы канунның 30нчы маддәсендә белем бирү програмын һәм уку планын кабул иткәндә укучылар шурасы һәм ата-аналар шурасы фикере исәпкә алынырга тиеш, диелгән. Ә 44нче маддәдә тел сайлау ата-анага йөкләнә. Безнең карашка, бу хокукый билгесезлек әлеге норманы куллануда авырлык тудыра", ди Зиннуров.

Васильева моңа җавап итеп, җитәкчеләр Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада әйткән йөкләмәсен үтәргә тиеш, диде.

"Мин төбәк башлыгы белән берничә тапкыр сөйләштем. Безнең фикерләр туры килә, без Конституцияне һәм Йошкар-Олада узган утырыштагы Путинның йөкләмәсен үтәргә тиеш", диде министр.

Әлеге утырыштан соң ана телләрен саклау мәсьәләсе тирәсендә милли республикаларда шау-шу купты. Бигрәк тә Татарстан белән Башкортстанда мәктәпләрдә ана телләрен укыту яклы һәм моңа каршы булучылар арасында низаг туды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG