Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте яңа елдан бушлай татар теле курслары ача


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Татарстан мөслеманнарының Диния нәзарате киләсе ел башыннан Татарстан мәчетләрендә "Без татарлар" дип аталган бушлай татар теле курслары ачарга җыена.

2018 елдан Диния нәзарәте "Без татарлар" дип аталган бушлай татар теле курслары ачып җибәрәчәк. Бу хакта республика мөфтие Камил Сәмигуллин Галиев мәчетендәге матбугат очрашуында белдерде. "Без чигенмибез, без артка борылмыйбыз, татар теленә кагылышлы чаралар уздыруны дәвам итәчәкбез", диде мөфти. Башта курслар ун мәчеттә ачылачак. "Киләчәктә география киңәячәк", диде Сәмигуллин.

Мөфти сүзләренчә, курсларга кем тели, шул килә ала. Укыту өч ай дәвам итәчәк. Камил Сәмигуллин "сөйләм татар теле өйрәтеләчәк," дип белдерде.

Күптән түгел Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте Telеgram-да "Татарский для начинающих" дип исемләнгән канал булдырган иде. Каналга @tatyaz адресы белән язылып, дәресләр алу мөмкин.

Татар теле тирәсендә шау-шу купканнан соң республика мөфтие Татарстан диния нәзарәтендә тар телле мохит булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук ул татарларга мөрәҗәгать итеп, Диния нәзарәтенең дә татар телен саклап калу көрәшенә кушылуын белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG