Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов 7 апрельгә кадәр сак астында калдырылды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Азат Мифтахов 7 апрельгә кадәр сак астында тотылачак. Ул инде бер елдан артык тикшерү изоляторында утыра.

4 февраль Мәскәү шәһәре мәхкәсәсендә хулиганлыкта гаепләнүче аспирант Азат Мифтаховны сак астына тоту вакытын озайту турында утырыш узды. Хөкемдар Азатны тагын ике ай, 7 апрельгә кадәр тикшерү изоляторында тоту карары чыгарды.

Утырыш 14:30 сәгатькә билгеләнгән иде. Утырыш узачак зал каршында иллегә якын кеше җыелды. Түшенә МДУ сурәте фонына FreeAzat дип язылган футболкалы егеткә мәхкәмә тәфтише курткасын кияргә яки бинадан чыгып китәргә тәкъдим итте, янәсе, ул митинглар турындагы канунны боза. Футболка агитация коралы дип саналмый — башкаларда да шундый ук футболкалар күренә башлый.

Азатка теләктәшлек белдерүчеләр
Азатка теләктәшлек белдерүчеләр

Килүчеләр утырыш башланганын көткән арада Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе исеменә язылган Азат өчен шәхси җаваплылык документына имзалар җыйды.

Мәхкәмә бинасы каршында көне буе ялгыз пикетлар узды.

Утырыш 17:10да гына башланды. Бу вакытка коридорда йөзгә якын кеше җыелган иде инде, утырыш залына егерме кеше генә уза алды. Калган кешеләрне мәхкәмә бинасының видеотрансляциясе залына күчерделәр.

Адвокат Светлана Сидоркина ике миллион сум залог кертергә әзер булган Сколтех профессоры Михаил Финкельбергның ВТБ банкындагы исәбе турында белешмә, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә йорт сагы өчен үз фатирларына теркәргә әзер булган ике гаиләдән ризалык кәгазе тапшырды.

Сидоркина үз чыгышында Азатны гаепләү эшендә сәяси мотивлар булуын ассызыклый, аның фикеренчә, Мифтаховны сак астында калдырырдай бернинди дәлил дә юк, "тикшерүче якның бер ел буе ни белән шөгыльләнүе аңлашылмый", ди ул.

Шаһит буларак, Югары икътисад мәктәбе профессоры Лаврентин Арутюнян чакырыла, ул Азатның шәхси сыйфатларына һәм фәнни хезмәтләренә уңай бәя бирә.

Гаепләүче як Азатны "Народная cамооборона" анархист төркем вәкиле дип атый. Прокурор әйтүенчә, Азат сәяси хакимиятне инкарь итә, кулга алынганчы сәяси тоткыннарны яклап пикетларда катнашкан. Иреккә чыккач, бу эш белән шөгыльләнүен дәвам итәчәк дип, ул Мифтаховны сак астанда калдыруны сорый. Хөкемдар соравына җавап итеп, тикшерүче 7 том материал җыелуын, ике дистәгә якын шаһиттан сорау алынуын, дәлилләргә күпсанлы аудио һәм видеоматериаллар, тентү вакытында табылган материаллар һәм интернеттагы сәхифәләрнең анализы теркәлүен белдерә.

Тикшерү эше рәсми рәвештә 2019 елның 26 декабрендә тәмамланган. Танышу өчен эш Мифтаховка 30 декабрьдә тапшырылган. Хәзерге көнгә кадәр Азат 7 томның алтысы, адвокат Сидоркина икесе белән танышып өлгергән.

Тикшерүче шулай ук бу эш нигезендә гаепләнүче Елена Горбаньның Мифтахов эше белән танышуын чикләүне таләп итә.

Бүгенге утырышта Караульный фамилияле тагын бер яшерен шаһит күрсәтмәләре барлыкка килде. Ул Азатны "Народная самооборона" оешмасы әгъзасы дип атаган. Моңа кадәр Петров фамилияле яшерен шаһит Азатны "кашларыннан таныдым", ул "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүчеләр арасында бар иде дип белдерде.

Мәхкәмәдә Азат Мифтаховка да сүз бирелде. "Берни дә өстәп әйтә алмыйм. Тикшерү барышына киртә куймаячакмын, беркемгә дә басым ясамаячакмын һәм качып китмәячәкмен дип кенә әйтә алам", диде ул.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтаховны 1 февраль көнне тоткарлыйлар, тулай торакта аның бүлмәсендә тентү үткәрәләр. Азатны шартлаткыч ясауда гаеплиләр. Тоткарлаудан соң Азат полиция тарафыннан җәзалануы турында белдерә, гаепне танымаса, шөреп боргыч белән газаплаячаклары белән янаулар турында сөйли.

Шартлаткыч ясау расланмагач, Мифтахов 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнә. Аны сак астында тоту вакыты бер ел дәверендә даими озайтылып килде.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Активистлар аңа теләктәшлек чаралары уздыра.

Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова улын яклауны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат та язды. Хатта ул Азатның сак астында канунсыз тотылуы, тоткарланганда азаплауларга дучар булуы, диссертациясен язарга мөмкинлек бирмәүләре турында сөйли.

XS
SM
MD
LG