Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта корбаннар саны арта


Багдад – Багдадтан төньякка таба булган шартлау нәтиҗәсендә кимендә 7 кеше һәлак булган, дистәләгәне җәрәхәтләр алган. Интиһарчы шартлаткыч тутырылган машинаны полиция бүлеге янында шартлаткан. Бина җимерелгән. Корбаннар арасында полициянең 2 югары рәсмие бар диелә.

Узган төндә Багдадның үзендә гисянчылар полиция бүлегенә һөҗүм иткән. Атышулар нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган, 15-е яраланган.
XS
SM
MD
LG