Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иерусалимда 1 кеше һаләк булган 11 кеше яраланган


Иерусалимның иске шәһәр өлешендә кара-каршы атышларда бер кеше һаләк булган, 11 кеше яраланган. Иерусалим полиция җитәкчесе, бер яшь фәләстинле израил полициясе кулыннан пистолетын тартып алып, аны яралаган, дип белдерде.

Икенче полиция хезмәткәре һөҗүм итүчеләргә ут ачкан. Атышларда фәләстинле һаләк булган, шул төштән узып баручы 11 кеше яраланган.

Атышлар иске шәһәрнең христианнар яши торган өлешендә, Гәйсә пәйгамбәр чиркәве янында булган.
XS
SM
MD
LG