Казан циркында дөньяда беренче театраль-цирк спектаклен әзерлиләр. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләренә нигезләнгән һәм "Печән базарында" дип атала.
Спектакль режиссеры һәм куючысы Илгиз Зәйниев сүзләренчә, шагыйрь Тукай төшендә циркта булуын күрәчәк, ул биредә үзе иҗат иткән бөтен каһарманнар белән очрашачак.
Төп рольдә, Габдулла Тукай булып "Алтын битлек" җиңүчесе, биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла һәм Камал театры актеры Артур Шәйдуллин уйнаячак.
Тукайның мәхәббәте - Зәйтүнәне исә Татарстанның атказанган артисты, җырчы Эльмира Кәлимуллина башкарачак.
Спектакльнең цирк өлешен Казан, Мәскәү һәм Мински циркларыннан артистлар башкарыр дип көтелә.
"Печән базары" спектакле татарча барачак, урыс телендә субтитрлар булачак. Тамашаның премьерасы 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көнендә үтәчәк.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум