Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оманда көчле яңгыр аркасында балалар үлгән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә мондый яңгырлар соңгы 75 елда беренче тапкыр күзәтелә


Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, 16 апрель 2024 ел
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, 16 апрель 2024 ел

Бу атнада, 20 апрель көнне татарлар Дубайда Сабантуй уздырмакчы була.

Оманда коеп яуган яңгыр аркасында 18 кеше үлгән. Ә күршедәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тарихта иң көчле явым-төшем күзәтелә.

Оманда үлүчеләр арасында ун мәктәп укучысы һәм бер өлкән кеше бар, алар утырган автобусны су белән юдырып алып киткән. Хакимиятләр фаразаынча, көчле җил, боз явуы һәм яшеннәр кимендә пәнҗешәмбе - 18 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә яңгырлар булачак әле. Ике көн эчендә илдә гадәттә бер ел буе ява торган күләмдә явым-төшем булган. Дубайда ел буе 95 мм яңгыр яуса, хәзерге вакытта 142 мм яуган диелә. Бу атнада, 20 апрель көнне татарлар Дубайда Сабантуй уздырмакчы иде.

Дубайдагы һава аланы — дөньяда иң күп юлчыларны кабул итүче һава аланы булып тора. Дубайга килгән очкычларны башка шәһәрләргә җибәргәннәр. Һава торышы аркасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Русиянең 2500ләп ватандашы очып китә алмый. Дубай һава аланына юлны да, очып китү-төшеп утыру урыннарын да су баскан.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең дәүләт метеорология үзәге бу яңгырлар 1949 елдан башлап иң көчлесе, дип хәбәр итте. Һава торышын шул елдан башлап күзәтәләр.

Коеп яуган яңгырлар аркасында төп машина юлларын су баскан, мәктәпләрне читтән торып укуга, дәүләт оешмаларын да читтән торып эшләүгә күчергәннәр.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүчеләргә өйләрендә калырга, бик кирәк булса гына урамга чыгарга киңәш итәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG