Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин белән бер курста укыган Ирина Подносованы Русия Югары мәхкәмәсе рәисе итеп куйганнар


Ирина Подносова
Ирина Подносова

1970 елдан 1975 елга кадәр ул да булачак президент кебек үк Ленинград университетының юридик факультетында "хокук белеме" белгечлегенә укыган. Русия югары мәхкәмәсенең элекке рәисе - Вячеслав Лебедев быел 23 февральдә үлгән иде.

Федерация шурасы Ирина Подносованы Русия Югары мәхкәмәсе рәисе вазифасына билгеләде. Элегрәк ул Икътисад эшләре мәхкәмә коллегиясе башлыгы иде.

Подносова - Русия президенты Владимир Путин белән бер курста белем алган. 1970 елдан 1975 елга кадәр ул да булачак президент кебек үк Ленинград университетының юридик факультетында "хокук белеме" белгечлегенә укыган. Аның намзәтен Хөкемдарларның югары квалификация коллегиясе бер тавыштан тәкъдим итте, ә Путин моны Федерация шурасына карауга кертте.

Төрле елларда Подносова Икенче гомуми юрисдикция апелляция мәхкәмәсе һәм Ленинград өлкәсе мәхкәмәсе белән җитәкчелек итте.

Русия югары мәхкәмәсенең элекке рәисе - Вячеслав Лебедев үлгәннән соң, хәзер аның урынына билгеләнде. Лебедев бу вазифада 33 ел торган иде, ул 2024 елның 23 февралендә үлде.

"Ведомости" чыганаклары бу вазифага Подносованы куячакларын фаразлаган иде, алар моны "иң мантыйклысы", чөнки ул мәхкәмәләр берлегендә "күптән билгеле кеше" дип әйтте.

2020 елда "Коммерсантъ" чыганаклары Подносова артында кем торуын бөтен кеше дә аңлый, шуңа ул "шактый йогынтылы кеше" дип әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG