Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ул һәркайда көрәшче булды"


Дамир Шәрәфетдинов Азатлыкның Казан студиясендә, 2009 ел
Дамир Шәрәфетдинов Азатлыкның Казан студиясендә, 2009 ел

Тарихи дөреслекне кайтару өчен армый-талмый көрәшкән Дамир Шәрәфетдинов фани дөньядан китсә дә, аның калдырган хезмәтләре алдагы елларда да халкы өчен эшләячәк.

Дамир Шәрәфетдиновның вафаты татар халкы өчен зур югалту булды. Күпләргә “Гасырлар авазы” журналы белән танылган, халкына тарихи дөреслекне кайтару өчен бар көчен биргән көрәшченең йөрәге 7 февральдә, 74 яшендә туктады.

1995 елда Дамир Шәрәфетдинов оештырган һәм бу көннәргә кадәр аның җитәкчелегендә эшләгән “Гасырлар авазы” журналы татарларны бар дөньяга танытуга бик зур өлеш кертте һәм әле киләчәктә дә танытып торачак. Бу журналны бүген Төркиядә дә, Америкада да, башка күп кенә илләрдә дә укып, аның интернет сәхифәсен карап баралар. Чөнки татар тарихының моңарчы билгеле булмаган яклары, билгеле булмаган докуметлары “Гасырлар авазы”нда даими басылып килә. Татар тарихчыларын оештырып шул документлар турында хезмәтләр яздырып дөньяга тәкъдим итү дә аны иң укыла торган тарихи журналларның берсенә әверелдерде.

Тарихчы Индус Таһиров Азатлыкка элекке Советлар берлеге җирләрендә “Гасырлар Авазы” кебек журнал әле дә юк дип бу басманың барлыкка килүенә һәм киң танылуына Дамир Шәрәфетдиновның нинди өлеш кертүе турында сөйләде.

Моннан тыш тарихчылар Дамир Шәрәфетдиновның Татарстан архивларын халыкара дәрәҗәдә танытуын, аларны халыкара архивлар оешмасына алып керүен югары бәяли. Бу эштә аңа Татарстанның 1990нчы елларда суверенлык юлында булуы да ярдәм итте.

Дамир Шәрәфетдинов җитәкләгән чорда Татарстан архивлар идарәсе Төркия, Кытай, Азәрбайҗан һәм башка күп кенә илләрнең архивлары белән үзара килешүләр төзеп татар тарихына караган бик күп документлар туплый килде. Ул документларны “Гасырлар авазы”нда бастыру әле алдагы елларда да дәвам итәчәк.

Дамир Шәрәфетдинов тырышлыгы нәтиҗәсендә Ватикан белән төзелгән килешү нигезендә исә Татарстан тарихчылары Рим папасы архивларына керә алачак һәм татар тарихы турында сөйләүче андагы күп кенә кызыклы документлар киләсе елда “Гасырлар авазы” журналында басыла башлаячак.

“Шул ук вакытта Дамир үзенең белемен һаман өсти торды, башта кандидатлык диссертациясе яклады, аннан докторлык диссертациясе яклады. Шушы хезмәтләрен ул халыкның гореф-гадәтләрен, борын-борыннан килгән яшәү рәвешләрен күрсәтүгә багышлады”, диде Индус Таһиров.

Татар көрәшенең кагыйдәләрен фәнни дәрәҗәгә күтәреп газет-журналлар аша таныту да Дамир Шәрәфетдинов эше булды. Ул әлеге хезмәтләре белән дә, көрәшче буларак Татарстанның татар-башкорт көрәше федерациясен җитәкләгән чордагы башка тырышлыклары белән дә әлеге спорт төренең үсешенә нык тәэсир итте.

“Дамир Шәрәфетдинов Сабантуй мәйданында гына түгел, тарих мәйданында да көрәшче иде. Ул һәркайда көрәшче булды һәм аның истәлеге халыкка мәңгелек булып калды”, дип искә алды Индус Таһиров.
XS
SM
MD
LG