Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларга киң хокуклар вәгъдә ителә


23 февральдә Акмәчеттә үткән кырымтатар митингында күтәрелгән шигар
23 февральдә Акмәчеттә үткән кырымтатар митингында күтәрелгән шигар

Кырым радасы “Кырымтатар халкының хокукларын торгызу һәм аны Кырым җәмгыятенә интеграцияләү гарантияләре турында” карар чыгарып кырымтатарларга киң хокуклар гарантиясе вәгъдә итте.

Әле дә билгесез кораллы кешеләр карамагында булган Кырым Югары радасында үткән ябык утырышта бу карарны 81 депутат хуплады, диелә.

Кырым радасы карарында Кырым республикасының яңа конституциясен раслаганда түбәндәге гарантияләрне искә алырга кирәклеге әйтелә:

– Кырым автоном республикасында кырымтатар теленә урыс һәм украин телләре белән бертигез дәрәҗәдә рәсми тел статусы бирү;

– Кырым Югары радасын депутатлыкка намзәтләр исемлегеннән пропорциональ сайлау системы нигезендә сайлау, Кырым башкарма хакимиятендә кырымтатарларның 20 процент булуын гарантияләү;

– район, шәһәр шураларында һәм башка хакимият оешмаларында кырымтатарларның вәкиллек ителүен гарантияләү;

– авыл һәм бистә шураларына сайлауларны мажоритар сайлау системы нигезендә уздыру;

– кырымтатар мәҗлесен һәм аның оешмаларын кырымтатар халкының милли үзидәрә оешмалары буларак тану;

– Кырымга кайткан кырымтатарларны урнаштыруның бишьеллык һәм берьеллык планнарын булдыру һәм аларны финанслар белән тәэмин итү;

– кырымтатарлар депортация урыннарыннан кайтканда хокуки, оештыру, финанс һәм җир мәсьәләләрен чишү;

– милли мәдәният өлкәсендә кырымтатарларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен кайгырту, шул исәптән мәдәният оешмаларын һәм һөнәри иҗат төркемнәрен үстерүдә ярдәм итү;

– кырымтатарларның тарихи һәйкәлләрен саклау һәм торгызу;

– Кырымда кырымтатар телендә мәктәпкә кадәр, мәктәп дәрәҗәсендәге һәм югары белем бирү системын үстерергә ярдәм итү;

– Кырымда хәзерге топонимнар белән бергә 1944 елның 18 маенда кырымтатар депортациясеннән соң үзгәртелгәнчегә кадәр булган тарихи топонимнарны да кулланырга ярдәм итү;

– кырымтатар телендә басма һәм электрон киңкүләм мәгълүмат чараларын үстерергә ярдәм итү;

– Кырымда дини конфессияләрнең бертигез дәрәҗәдә эшләвен тәэмин итү.

Кырым радасы рәисе Владимир Константинов
Кырым радасы рәисе Владимир Константинов
Кырым радасы рәисе Владимир Константинов бу карарны "тарихи карар" дип атады һәм кырымтатар халкы депортация фаҗигасеннән соң мондый карарны 70 ел буе көтте, диде. "Кырымтатар халкының бу утырышка чыгарылган мондый карарларга охшаш нәрсәне Советлар берлеге җитәкчелегеннән дә, бәйсез Украина хакимиятләреннән дә алганы булмады. Халык моның өчен берничә дистә ел буе көрәште. Һәм бу Кырымдагы барлык халыкларга безнең Кырым җирендә уңышлы тәрәккый итү һәм үзләрен имин хис итү мөмкинлеге", бирәчәк диде Константинов.

Кырым парламенты бу мәсьәләне караганда анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та махсус килеп катнашты. Константинов Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушу эшенә каршы чыгучы кырымтатарлар белән сөйләшүләрдә ярдәм итәргә тырышучы Миңнеховка рәхмәтләрен дә белдерде.

Февраль ахырында кырымтатарларның Кырым статусын үзгәртүгә каршы протест чарасыннан соң төнлә Кырым парламентын билгесез кораллы кешеләр басып алган иде. Алар анда әле дә утыра. Кырымтатар мәҗлесе парламентның мондый шартларда чыгарган карарлары канунсыз дип тәкърарлап килә.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров сишәмбе үткәргән матбугат очрашуында Кырым радасы карарлары һәм референдум мәсьәләсендә мәҗлеснең позициясе үзгәрмәгәнлеген белдерде.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров
"Без Югары раданың кырымтатарлар белән бәйле карарын бер сигнал итеп кабул итәбез, ләкин без референдумны бойкот итәбез, Кырым хөкүмәтендә без катнашмаячакбыз", диде Чубаров. Мәҗлес әйтүенчә, референдумны Кырымда чит ил хәрбиләре булганда үткәрү мөмкин түгел, моннан тыш күп кенә чит илләр дә референдумны танымаячакларын инде белдерде.

"Кырымтатарларны референдумга барып үз тавышлары белән аның нәтиҗәсенә тәэсир итәргә чакыручылар бар, әмма референдумның нинди нәтиҗә бирәчәген инде алдан ук хәл итеп куйганнар. Кырымда 1 миллион 800 мең сайлаучы бар, ә җирле хакимият исә 2 миллион 200 мең бюллетень бастырып чыгарды. Бу нәрсәгә?" диде Чубаров.

Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев
Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев
Кырымтатарларга киң хокуклар гарантияләүче 11 март карарыннан соң күп тә үтмәстән кырымтатарларның гайре рәсми җитәкчесе, Кырымтатар мәҗлесендә 20 елдан артык рәислек иткән Мостафа Җәмилев Русия президенты Владимир Путинның аны Кырымдагы вазгыять турында сөйләшү өчен Мәскәүгә чакырганын белдерде. Әлбәттә алар минем белән Кырымнан хәрбиләрне чыгару турында сөйләшергә җыенмыйлар, кырымтатарларны үз якларына аударырга тырышачаклар, ди Җәмилев.

Кырымдагы Казан татарларының "Идел" берләшмәсе вәкиле Халидә Козак шулай ук Кырымга Русия Дәүләт думасы депутатлары Марат Бариев һәм Илдар Гыйлметдиновның да килгәнлеген һәм биредә очрашулар үткәрүен, шул исәптән "Идел" берләшмәсе әгъзалары белән очрашуын белдерде.
XS
SM
MD
LG