Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанның Тукай мәдрәсәсе бар төбәк өчен ислам үзәгенә әйләнергә мөмкин


Тукай авылындагы мәдрәсә
Тукай авылындагы мәдрәсә

Яңа елга кадәр Чуашстанның Тукай районы Тукай авылында өч катлы мәдрәсә төзеләчәк. Киләчәктә аны төбәк өчен ислам үзәге итү нияте дә бар.

Тукай авылында тиздән яңа мәдрәсә ачылырга тиеш. Аның төзелешен башлап йөрүче Чуашстан мөфтие ярдәмчесе, Комсомол районы җыеыны депутаты Әгъзам Шакиров белән эшнең барышы турында сөйләштек.

– Әгъзам әфәнде, мәдрәсәне кайчанга ачарга уйлыйсыз?

– Быел тәмамларга уйлыйбыз. Инде эчке ягындагы эшләр бетеп килә. Яңа елга кадәр ачарбыз дип өметләнәбез. Хәзер ишекләр куябыз. Тренажер залы, кием-салым бүлмәләрендә эшләр бара. Алар иң аскы катта урнашкан. Мәдрәсә иң аскы цокольный катын да исәпләгәндә өч катлы булачак. Ул 800 квадрат метрдан артык.

– Шундый зур мәдрәсәдә кемнәр белем алачак?

– Без иң беренче үзебезнең мәхәллә халкын укытачакбыз. Балалар, урта яшьләр һәм өлкәннәр укыячак. Заманында ала алмаган дини белемне алырга һәм узган вакытны куып тотарга ниятлибез.

Киләчәктә чын мәдрәсә итеп, ягъни шунда торып укый торган бер үзәккә әйләндерү нияте бар. Әле бу киләсе елдан булмас, чөнки аны рәсмиләштеререгә кирәк.

Әгъзам Шакиров
Әгъзам Шакиров

– Аны рәсмиләштерү мөмкин булачакмы? Ул авыр эшме?

– Мин барысын да белеп тә бетермим. Без аны Аллаһ кушса мөфтият белән бергә эшләрбез. Мәдрәсәбез ул мәхәллә йорты да булып торачак, чөнки авылыбыз зур. Ике меңгә якын кеше яши. Чын мәхәллә булып яшибез. Авылыбызның җирләре дә бар, башка проектларыбыз да бар. Шуңа тулы канлы бер мәркәз булыр дип өметләнәбез.

Безнең мәчет янында бер мәдрәсә бар инде, әмма ул замана таләпләренә туры килми. Бүлмәләре дә зур түгел.

– "Мөселман мәгарифен үстерү" фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Валерий Хаҗиев кечкенә авылларда мәктәпләр ябылган очракта, балаларга башлангыч дөньяви белемне мәчетләрдә бирергә тәкъдим иткән иде. Хәзер Мәскәү тарафыннан татар теленә басым барганда мәдрәсәләр мәктәп ролен дә башкара алмасмы?

Без татар теле басымын авылда сизмибез, гәрчә ана теле дәресләре кимесә дә. Авылда яшәгәч бездә шәһәр проблемнары юк. Без бит 100% татар телендә сөйләшәбез. Безнең иң беренче максатыбыз - дини наданлыкны юк итү. Дини белем безгә җитешми кызганычка каршы.

Тукай авылына керү капкасы
Тукай авылына керү капкасы

Аннары һәр нәрсәнең үз функциясе бар. Дәүләт дөньяви белем бирә. Халык дөньяви белем бирүне тулысынча финанслый алмый. Татар авылларының барысында да бит ике-өчәр мең кеше яшәми. Мәдрәсә дини белем, әдәби-әхлак, тәрбия мәсьәләсен бирүне күздә тота.

– Сезгә күрше Чичкан авылында мәктәпкә ябылу куркынычы яный дип әйтелгән иде, сезнең авылда хәлләр ничек?

– Безнең авылда ел саен балалар саны арта бара. Узган ел гына дәүләт 140 миллион сумлык ярдәм күрсәтте һәм мәктәбебез яңартылды, балалар бакчасы төзелде. Спортзал, ашханә төзелде. Ел саен 40-45 бала дөньяга килә.

Чичканга килгәндә, анда балалар саны шулай ук арта бара, әмма анда башка сәбәп бар. Балалар саны кими дип япмыйлар, анда бит күрше чуаш авылында өр-яңа мәктәп төзегәннәр иде. Ә анда балалар саны ел саен кими, ә мәктәп бит яңа. Шуңа кайбер җитәкчеләр Чичкандагы мәктәпне ябып, күрше мәктәпкә йөртмәкчеләр. Безнең бит бер милләт түгел. Чичканның мәктәбе бер социаль үзәк булып та тора. Концертлар һәм башка чаралар да шул мәктәптә үтә. Авыл халкы, иҗтимагый хәрәкәт аны ябуга юл куймаслар.

XS
SM
MD
LG