Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Газзәдә зур хәрби чарага әзерләнә


Израиль сакалану министры урынбасары Матан Вилнай Газзәдән ракета һөҗүмнәрен туктату өчен Израиль анда зур хәрби чара башларга җыена дип белдерде.
Сишәмбе көнне фәлестин сугышчылары аткан 2 ракета Израилнең Ашкелон шәһәренә төште, 1 кеше яраланды.
Ашкелон башкала Тел-Авивтан 40 чакрымдагы 120 мең кешеле шәһәр.
Моңарчы фәлестиннәр ракеталарын чик буендагы кечкенә шәһәр Сдеротка гына ата иде.
Ракета һөҗүме нәтиҗәсендә бу атнада төбәктә көч куллану артып 30-дан артык фәлестин, 1 израилле үтерелде.
XS
SM
MD
LG