Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина белән Грузия НАТОга кушылса Русия җавап адымнары ясамакчы


Русия кораллы көчләре идарәсе башлыгы Юрий Балуевский, әгәр дә Украина белән Грузия НАТОга кушылса, Русия үз чикләрендә үз мәнфәгатләрен яклау өчен хәрби һәм башка адымнар ясыячак дип белдерде.

Балуевский булырга мөмкин адымнарны атамады.

Русия Украина белән Грузиянең НАТОга кушылуы үзенә турыдан-туры куркыныч тудырачагын белдереп килә.

Президент Владимир Путин хәтта Украинада НАТО корылмалары барлыкка килсә Русиянең ракеталарын бу илгә төбәү белән янады.
XS
SM
MD
LG