Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак һәм Русия журналистлар өчен куркыныч илләр исемлегендә


3 май дөньяда матбугат иреге көне билгеләнә. БМО генераль секретаре Пан Ги Мун кичә ясаган чыгышында, "дөньяга ирекле һәм бәйсез мәгълүмат чаралары кирәк, аларның иминлеге тәэмин ителергә тиеш," - дип белдерде.

Нью-Йоркта урнашкан журналистларны яклау комитеты журналистлар эше өчен куркыныч булган илләр исемлеген бәян итте. Анда беренче урында Гыйрак тора, Русия - 9 урында. 2003 елдан бирле Русиядә үтерелгән 14 журналистның үлеме ачыкланмаган.
XS
SM
MD
LG