Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбәйҗан Русиядән Иранга җибәрелгән җиһазларны тоткарламыячак


Русия дипломаты белдерүенчә, Баку Мәскәүгә Ирандагы атом энергия станциясенә җибәрелүче җиһазларны тоткарламаска вәгъдә иткән.

Русия тышкы эшләр министры урынбасары Григорий Карасин бу турыда Азәрбәйҗан тышкы эшләр министры белән сөйләшүләр вакытында килешенде диде.

Март аенда Азәрбәйҗан таможня хезмәте Русиядән Иран атом электр станциясенә җибәрелгән җиһазларны тоткарлаган иде.
Ул йөк бары беренче майда гына азат ителде.

Иран Бушерда җиңел суда эшләүче атом электр снанциясе төзү өчен Русиягә 1 миллардтан артык доллар түли.

Бу Иранның беренче атом электр станциясе булачак.
XS
SM
MD
LG