Америка Кушма Штатлары президенты Джордж Буш Якын Көнчыгыштагы сәфәре барышында Мисырга килде.
Якын Көнчыгыш дәүләтләре саммиты узган Шарм-әл-Шәих шәһәрендә Буш Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк һәм Әфганстан президенты Хәмит Карзаи белән сөйләшүләр уздырды. Шулай ук ул Фәләстин автономиясе җитәкчесе Мәхмүд Габбас белән дә очрашыр дип көтелә.
Буш сәфәренең бер максаты – дөнья базарында нефтькә бәянең үсүе. Американ президенты Согуд Гәрабстанының нефть табуны көнә 300 мең мичкәгә арттыруны хуплады. Ләкин Буш бу Америкадагы ягулык проблемасын хәл итмиячәк, диде. Ул яңа нефть урыннарын табу һәм АКШ атом энергетикасын үстерүгә чакырды.