Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкамәсе Русиядән Чечня корбаннарына акча түләтә


Европа кеше хокуклары мәхкамәсе Русия Чечнядә хәрби рейдлар корбаннарына 350 мең евродан күбрәк компенсация түләргә тиеш дигән карар чыгарды.

Мәскәү 3 ай эчендә бу карарга каршы чыга ала.

Мәхкамә 2002-2003 елларда дистәләрчә кеше югалган 5 рейд очрагын карады.

Мәхкамә карарында ул кешеләрнең югалуы һәм мөмкин булган үлеме өчен Русия хәрбиләре гаепле диелә.

Страссбург мәхкамәсендә шуңа охшаш тагын дистәләрчә эш чиратта тора.

Мәхкамә моңа кадәр караган, Чечняда кешеләрнең югалуы белән бәйле барлык очракларда да Русия хакимиятләренә каршы карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG