Accessibility links

Кайнар хәбәр

Междуреченск каласында матәм көне


Кемерово өлкәсе Междуреченск каласында 30 майда шахтада булган казада һәлак булганнарны искә алалар. Ул көнне күмер базы ишелеп 6 шахтер җир астында калды, аларның берсен генә коткарып булды. 4 кешенең мәете табылды, берсен әле дә езлиләр.

Бүген Междуреченскида 3 шахтерны җирләделәр. Шәһәрдә байраклар төшерелгән, күңел ачу чаралары тыелган.
XS
SM
MD
LG