Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә сәяси тоткыннарны яклау чарасы дәвам итә


Мәскәүдә Пушкин мәйданында бүгеннән башлап 12 июньгә кадәр көн саен "сәяси тоткыннарга иреклек" таләп иткән шигарь тоткан бер кеше торачак. Бүген беренче булып каршылык чарасына ватандашларның берләшкән фронтының мәгълүмат комиссиясе рәисе Константин Янкаускас чыкты.

"Илебез өчен бу ни кадәр оятсызлык булса да, яңадан бездә сәяси тоткыннар барлыкка килде. Сүз "Башка Русия" вәкилләре, национал-большевиклар турында гына түгел, сүз журналистлар турында бара, үз эшчәнлекләре өчен эзәрлекләнгән журналистлар турында. Әле дә Русиягә кертелмәгән Наталия Морарь, Манана Асламазян турында," - диде Янкаускас.

Оппозиция вәкилләре пикетта сигезәр сәгать торырга җыена. Алар бер берсен һәр ярты яки бер сәгать саен алыштырып торачак. Пушкин мәйданында аларны милиция күзәтә.

10 июнь көнне оппозиция сәяси тоткыннарны яклауга багышланган зур чара үткәрергә әзерләнә.
XS
SM
MD
LG