Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон сайлау алды көрәшеннән чыга


Сенатор Һиллари Клинтон АКШ президентын сайлауда демократлардан намзәт булу өчен көрәшен туктата. Бу хакта Клинтонның сайлау алды штабы хәбәр итте.

7 июнь көнне Клинтон республиканнар намзәте Джона МакКэйнга каршы көрәштә сенатор Барак Обаманы яклавы турында белдерү ясаячак, дип көтелә.

Август аенда АКШ демократик партиясе корылтаенда фирканең сайлауда катнашачак намзәте билгеләнәчәк. Обама моның өчен җитәрлек делегатның тавышын алган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG