Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев һәм Ющенко газга бәяләр турында сөйләште


Петербурда Русия һәм Украина президентлары очрашуында сүз газга бәяләр һәм Кара диңгез көчләре турында барган.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров журналистларга 2009 елның 1 гыйнварыннан Украинага бәяләр ике мәртәбә артачак, диде. Лавров сүзләренә караганда, Ющенко үзе, Украина тизрәк базар бәяләренә күчәргә тели, бу илнең икътисады өчен яхшырак, дип белдергән.

Кара диңгездәге хәрби көчләр мәсәләсенә килгәндә, Медведев Ющенконы бөтен карарларны булган килешүләр нигезендә кабул итәргә чакырды.
XS
SM
MD
LG