Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Буш Европага килә


Прага - АКШ президенты Джорж Буш дүшәмбе Европага килә. Буш сәфәре вакытында Әфганстанга күбрәк ярдәм җибәрү, Иранга басымнарны арттыру һәм климат үзгәрешенә каршы көрәштә бергә хезмәттәшлек итү хакында европалы җитәкчеләрдән күбрәк ярдәм таләп итәчәк. АКШ президентының 10-16 июнь аралыгында булачак сәфәренең беренче тукталышы - Словения. Биредә АКШ-Европа еллык саммиты узачак. Словениядән соң, Буш сәфәрен Германия, Италия, Ватикан, Франция һәм Британия буйлап дәвам итәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне Буш Әфганстанга өстәмә ярдәм кертү мәсьәләсен сөйләшер өчeн халыкара иганәче илләр конференциясендә катнашачак.
XS
SM
MD
LG