Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның иярчен шәһәре төзеләчәк


Татарстанда Казан янында иярчен шәһәр төзеләчәк.

Бу турыда Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак хезмәтләре министры Марат Хөснуллин белдерде.

Казан белән Яшел Үзән арасында зур булмаган йортлардан төзеләчәк ул шәһәрдә 100 меңләп кеше яшәр һәм алар өчен 30 меңләп эш урыны булдырылыр дип көтелә.

Шәһәрне төзү чыгымнары 140 миллиард сум булачак диелә.
XS
SM
MD
LG