Франция тышкы эшләр министры Бернар Кушнер Зур сигезлекне тагын 6 илне әгъза итеп алу хисабына зурайтырга тәкъдим итә.
Кушнер сигезлек илләре тышкы эшләр министрларының иртәгә Киотода ачылачак 2 көнлек очрашуы алдыннан "Хәзерге мондый еллык саммитлар яңа тиз үсүче илләр баш күтәргән дөньядагы балансны чагылдырмый. Дөньякүләм проблемаларны сигезлек кысаларында гына чишү мөмкин түгел, җаваплылыкны бүлешергә кирәк," – диде.
Кушнер саммитларның даими әгъзалары итеп Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Корея, Көньяк Африка, Мексиканы һәм берәр гарәп-мөселман илен алырга тәкъдим итә.
Хәзер сигезлеккә АКШ, Британия, Германия, Италия, Канада, Русия, Франция һәм Япония керә.