Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар Татарстан белән чикләрен эш барышында билгеләмәкче


Самар өлкәсенең икътисадый үсеш, инвестицияләр һәм сәүдә министры урынбасары Наталья Евтеева өлкә белән Татарстан арасындагы чик буе мәсьәләләре эш барышында чишеләчәк дип белдерде.

"Бу хәттә бәхәсле мәсьәләләр дә түгел, бу хариталардагы килешмәүчәнлекләр генә. Без ике яктан да документларны әзерләп ул җирләрнең кемнеке булуын билгеләргә тиешбез. Җыелып чикләрне теге яки бу якка дөресләргә кирәк. Ел ахырына кадәр барлык бу мәсьәләләр чишелергә тиеш," – диде Евтеева.

Самар өлкәсе үзенә алырга теләгән җирләрдә 3,7 миллион тонналы Норлат һәм Ромашкино нефть ятмалары урнашкан. Ул ятмаларны үзләштерү белән Татнефть шөгылләнә.
XS
SM
MD
LG