Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус православ Чиркәве тәнкыйтьчән Диомидтан арынды


Рус православ Чиркәве Чиркәүне Мәскәү кирмәне сәясәтен яклаган өчен тәнкыйтләгән дин әһеле Диомидның дини дәрәҗәсенән һәм вазыйфасыннан колак кагуын белдерде.

Чиркәүнең Интернет сәхивәсендәге белдерүдә Диомид Чиркәүдә бүленеш чыгарган, Русия хөкүмәте һәм җәмгыять белән каршылыкка этәргән өчен вазыйфасыннан алына диелә.

47 яшлек Диомид февраль аенда Рус православ Чиркәве Мәскәү кирмәненең халыкка каршы сәясәтен хуплый дигән тәнкыйть белдерүе белән чыккан иде.
XS
SM
MD
LG