Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яромир Ягр Омский такымында уйнаячак


Чехия хоккейчысы Яромир Ягр бүген Омскийның “Авангард” такымы җитәкчелеге белән килешү имзалаган. Моңа кадәр ул НХЛда “Нью Йорк Рейнджерс” клубында уйнаган.

Омский такымы инде сентяберь башында башланачак беренченлектә катнашырга тиеш. Яромир Ягр “Авангард” өчен 2004-2005 елларда уйнаган иде инде. Ул вакытта бу спортчы Омский такымына Европа чемпионнары кәсәсен яулап алырга, Русия беренчелегенең ярым финалына керергә ярдәм иткән иде.

Ягрның “Нью Йорк Рейнджерс” клубы белән контракты бетте, яңа килешү мәсьәләсендә яклар уртак фикергә килә алмады, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG