Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар һәм "сепаратист" керәшеннәрдә бәйрәм


Казан шәһәре Керәшен халкы иҗтимагый оешмасы рәисе Мария Семенова питрауны 19 июльдә ясый.
Казан шәһәре Керәшен халкы иҗтимагый оешмасы рәисе Мария Семенова питрауны 19 июльдә ясый.

Шимбәдә керәшен татарларының Питрау бәйрәмнәре районнарда башлана. Берничә көннән аны Казанда "сепаратист" керәшеннәр дә ясый.

12 июль көнне урыс правослау чиркәве питрау уразасын тәмамлый. Бәйрәме Изге апастоллар белән Павел хәтирәсенә ясала. Урысча "петров день" була. Ә керәшеннәр урыс чиркәвенә бәйле. Шулай ук бәйрәм милли, мәҗүси төсләр белән дә баетылган.


Тамырлары дини йолага барып тоташкан питрауның иң оешканы Мамадыштагы Җөри авылында 12 июль көнне булачак. Анда Алабугадан «Ак каз», Әлмәттән «Кәләй», Кукмарадан «Туганкай», Менделеевскидан “Бигәш”, Питрәчтән «Чулпы» халык иҗаты төркемнәре чыгышлары көтелә. Башкортстан керәшеннәре Бакалы районы вәкилләрен дә көтәләр.

Шулай ук Татарстанның Мөслим, Сарман, Саба, Балтач, Кукмара районнарында да питраулар ясала. Теләче районында Питрау авылы (Петровка) янында исә совет чорында да данлыклы "Питрау сабан туе" сакланып килгән. Аны "кичке сабан туе" дип тә йөртәләр. Быел исә шул якта урнашкан, тик Питрәч районына керүче Янсуар авылында питрау ясала. "Безнекеләр шунда кайтып китте", - дип сөйли Казанда яшәүче Анна Иванова. "Азатлык" хәбәрчесенә Шәмәрдән ягындагы Чура авылында питрау буласын да хәбәр иттеләр.

Бу турыда хәбәрне Татарстан мәдәният министрлыгы да таратты. Аларның матбугат хезмәте керәшеннәрне "казан татарларының бер өлеше" дип атый.

Шулай ук керәшеннәрне "правослау татарлары" дип атаучылар да бар. Татар бөтенлеген кайгыртучылар аерылучы керәшеннәрне "сепаратчылыкта" гаепли. Бер милләт, ике дин бар, дип аңлаталар. Ә керәшенне аерым халык дип теркәгәннәр яки санаучылар каршы якны татар яки мөселман шовинизмында гаепли.

19 июльдә Казанда исә Горький паркында татардан аерым милләт булып бүленеп чыккан керәшеннәр оештырган бәйрәм була. Керәшен халкының иҗтимагый оешмасы анда Питрау оештыра.

XS
SM
MD
LG