Accessibility links

“Леманн Тимбер” давылга очраган


Узган атнада Сомали пиратларыннан азат ителгән “Леманн Тимбер” алман карабы Һинд океанының Аденский култыгында кыен хәлгә очраган. Көймәнең двигателе шимбә көнне гамәлдән чыккан, ә суда инде берничә көн буе давыл дәвам итә һәм ул көчәйгәннән-көчәя бара.

Карабның капитаны Валентин Борташов хәбәр итүенчә, аларга ярдәмгә Американ хәрби диңгез көчләре көймәсе килгән. Ул барлык 15 кешене дә алырга әзер. Шуларны 4се Украина ватандашлары.

XS
SM
MD
LG