Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернет аша ыруын туплый


Фәнил абзый интернетта үзеннән өлкәнрәк кешене күрмәгән
Фәнил абзый интернетта үзеннән өлкәнрәк кешене күрмәгән

Башкорстанда туган 68 яшьлек Новосибирски агае Интернетта ыру туплый. 100 яшьлек әтисенең 86 дәвамчысын ул туган нигезгә кунакка чакырачак.

Фәнил абзый интернетта үзеннән дә өлкән кешене күрмәгән. Тик ул андагы иң өлкән кеше түгел. Аңа 68 яшь кенә әле. Гомумән, ул үзен яшь итеп хис итә. “Мин бит студентлар арасында эшлим. Хәзер исә интернетта да шулар янында утырам”, ди ул.

Нигезне интернет торгыза

Тик ул вакытны бушка әрәм итеп, аралашып кына утырмый. “Мин эзлекле рәвештә эшем яки үземнең шәхси максатым буенча аралашам. Күп кеше белән дә сөйләшеп гомер уздырмыйм”, ди ул. Шәхси гаиләсенә кагылышлы булгач, ул сайты адресын да, үз фамилиясен дә әйтеп торуны кулай санамады. “Бу мөһим түгел. Без дә башкалар кебек үк бер гадәти гаилә, Башкортстан - Ырынбур ягындагы бер зур татар нәселе без ”, ди ул. Аларның туган нигезе хәзер Башкортстанда. Шул нигез виртуаль формада торгызылган.

“Гомерем буе нәселебезне бергә тупларга хыялландым. Әти белән әнинең 86 дәвамчысы: баласы, оныгы яки туруны бар. Интернет аларны тиз итеп җыярга ярдәм итте”, ди ул. Фәнил абзый аларны бервакытны туган авылына да кайтарта алырмын дип, өметләнә. Ихтимал, интернетта бер-берсен таныган “некси” туруннар туган авылы чирәмендә, алар балачакта аунаган кебек үк итеп яратып аунарлар. Ул арада елга буена учак ягарлар. Нәсел учагын! Эшләре шуңа таба бара. “Ниятем шундый иде”, ди Фәнил әфәнде.

Беренче хат Израильдән килгән

Фәнил әфәнде Новосибирски шәһәрендәге төзелеш институтында матдәләр каршылыгы фәнен укыта. Ә интернетка ул күпләр кебек почта ачар өчен кергән. Mail.ru почта серверындагы “Мой мир” аралашу системасында берочтан үз анкетасын да тутырып куйган. Бераздан бу “почмагына” хат килеп төшкән. Беренче булып Израильдә яши торган ханым хат язган. Алар кырык елдан артык элек бергә институтта укыган булган.

Аннары башка танышлары да килеп чыккан. Әйтик, якташлары, Башкортстанда туган укучылары да аны эзләп тапкан.

Авылдан да, Уфадан да язалар

Ә аннары аны бер туганы Vkontakte.ru системасына чакырган. Анысы тагын да ошап киткән. Фәнил абзый шунда үз гаиләләре почмагын ясарга булган. Ул киләсе елда 100 яшь тула торган мәрһүм әтисенең балаларын, оныкларын шунда туплый башлаган. Фотоларын элеп куя башлаган. Шулай итеп, ул нәсел-нәсәбен туплый башлаган. “Авылдан да, Уфадан да, Казаннан да, Петербурдан да язалар” , ди. Интернет туганлык җепләрен ныгытырга ярдәм итә, ди ул.

Студентлардан югары рейтинг

Интернетта ул тагын бер сөенечле битне очраткан. Prepod.ru порталында Русия шәһәрләрендәге укытучыларның рейтинглары куела. Студентлар кереп укытучыларга бәя биреп чыга. Анда Фәнил абзыйның рейтингы сиксәннән артык. Бу бик югары күрсәткеч. Димәк, аны үз итәләр. “Мин аларга белем бирәм. Рәҗетмәскә тырышам”, ди укытучы.

Кесә телефоннары имтихан бирә

Тик студентлар белән һәрвакытта “мәрхәмәтле” булып булмый. Әйтик, студентлары имтиханнарга кесә телефонын тотып керә икән. Шуның аша коридорда калган дусларына сорауларны җибәрәләр икән. Тегеләре җавапны фотога төшереп җибәрә ди. Шуңа күрә Фәнил әфәнде, имтиханга студентларны кесәләрен карап кертә. Кесә телефонын куллануны тыйган. “Таләпчән булып та, гадел булып калырга кирәк”, ди Фәнил абзый.

Аның реферат күчереп өй эшләрен китерүче укучылары да юк дәрәҗәсендә икән. “Минем фәнем - матдәләр каршылыгы. Аның буенча интернетта күчереп алырга әйбер бик аз”, дип әйтә ул. Тик һуманитар фәннәр буенча, студентлар рефератларны шактый куллана, ди.

XS
SM
MD
LG