Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабантуйлар чоры тәмамланып килә


Cабантуе чоры тәмамланып килә
Cабантуе чоры тәмамланып килә

Русия һәм башка илләрдәге Cабантуй бәйрәмнәре чоры тәмамланып килә.

Татар конгрессы хезмәткәре Гөлназ Нигъмәтҗанова: “Тулаем алганда Cабантуй бәйрәмнәре тәмамланды инде. Бу атнада Төмән шәһәрендә була. Аннары август аенда Оренбурда узачак. Австралиядә исә ноябрь аена көтелә”, ди ул.

Татарстан да чит өлкәләрдә милли бәйрәмнәрне оештыру эшендә ярдәм итеп килә. Әйтик, милли бәйрәмне оештыручылар җыелып, семинарлар үтте.

Татарстан мәдәният министрлыгы, мөмкин булганда, артистларны чит төбәкләргә дә җибәрә. Әйтик, Татарстан мәдәниятен чит илдә таныту өчен республика үз хисабына Татарстанның атказанган артистлары Резидә Галимова, Георгий Ибушевны, гармунчылар Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиевне Америкадагы “байлар шәһәре” Сан-Францискога җибәргән.

Аңа җырчы Булат Нигъмәтуллин өчен Төмәндәге “Ак барс” банкы Төмән филиалы түләячәк

Җырчы Резидә Галимова: “Без татарлар каршында гына түгел, башка милләт балалары каршында да чыгыш ясадык. Аеруча балалар безне яратып карады. Сан-Францискода Сабантуй эчкерсез һәм җылы итеп оештырылган иде. Бик матур итеп татарча сөйләшәләр, борынгы җырларны әйбәт беләләр. Кушылып җырладылар, елый-елый тыңладылар. Шулай ук анда кечкенә көрәш тә ясалды. Уеннар да булды. Сыйлар да әзерләп килгәннәр. Үзләре дә, башка милләттән булган дуслары да бар иде”, дип искә ала Резидә Галимова.

Ә Төмәндә исә бу шимбә көнендә бәйрәм ясала. Төмән шәһәре хакимияте татар мәдәният үзәгенә чараны ясарга ярдәм иткән. Тик ул бу чыгымнарны тулысынча каплый алмый икән. Шуңа күрә, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы ярдәм итә. Бу бәйрәмгә җырчы Булат Нигъмәтуллин чакырулы. Җырчы өчен Төмәндәге “Ак барс” банкының Төмән филиалы түлиячәк.

XS
SM
MD
LG