Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яңа телевизион манара төзелергә мөмкин


Татарстанда дигитал телевидениесен үстерү һәм телевидение өчен яңа манара төзү мәсьәләсе тикшерелде. Бу хакта Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Русиянең “Телевидение һәм радио тапшыргычлар челтәре” Дәүләт унитар оешмасы башлыгы Генадий Скляр белән очрашуда сүз барган.
Скляр, Татарстанга бер манараны гына түгел, тулы бер комплексны төзергә тәкъдим иттек, манара анда, сигналны тапшырудан тыш, туристларны кабул итү үзәге, шәһәрнең бер үзенчәлекле корылмасы була ала, дип әйткән.
Манараның биеклеге 300 метр булыр дип көтелә, аны әлегә Казан тирәсендәге Троицкий урманында, 14 гектарлык мәйданда төзү планлаштырыла.
Скляр, әлеге төзелешне 2013 елгы Универсиадага кадәр тәмамларга кирәк, дип белдергән. Татарстан хөкүмәте бинасында үткән очрашуда бу проектны эзерләү эшен башларга килешкәннәр.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG