Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗ Кубада машиналар җыя башлый


Мәскәү – Бу турыда Русиянең вице-премьеры Игорь Сечин хәбәр итте. Шушы көннәрдә ул бер төркем Русия эшкуары белән Кубада булып кайткан. Сечин сүзләренчә, Куба рәсмиләре белән очрашуда хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре билгеләнгән.

Кубада КамАЗ машиналарын җыя башларга килешенгән. Моннан тыш Куба Русиядән Ту-204 очкычларын һәм моторлар сатып алачак.

Дүшәмбедә хөкүмәт президиумы утырышында премьер-министр Владимир Путин Русиянең Кубадагы абруын кайтарырга чакырды.

XS
SM
MD
LG