Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мавританиядә хәрбиләр фетнә оештырды


Нуакшот – Африканың төньяк-көнбатышында урнашкан Мавритания ислам республикасында бүген хәрбиләр фетнә оештырды.

Башкала Нуакшотта бер төркем генерал президент сараена килеп президент Сиди Шәех Абдалланы кулга алган.

Дәүләт телевидениесе хакимият президент гвардиясе башлыгы генерал Мөхәммәт Әбдел Газиз кулына күчә дигән хәбәр таратты.

Моңа кадәр президент берничә хәрби җитәкчене вазыйфасыннан читләткән.
XS
SM
MD
LG