Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Көньяк Осетиядән гаскәрен чыгара


Тифлис – Грузия Көньяк Осетиядән гаскәрен чыгара. Бу турыда Грузиянең эчке эшләр министрлыгы вәкиле Шота Утиашвили хәбәр итте. Гаскәрләрнең кайда күчерелүе әлегә хәбәр ителми.

Елегрәк Грузия президенты Михаил Саакашвили ике якны да утны туктатып гаскәрләрен чыгарырга тәкъдим иткән иде. Рәсми Мәскәү бу тәкъдимне кире какты.

Русиянең БМОдагы илчесе Виталий Чуркин Грузия гаскәрләрен Көньяк Осетиядән китергә чакырды, әммә Русия гаскәрләре анда калачак, диде.

Чуркин Грузияне Көньяк Осетиядә геноцид оештыруда гаепләде. Русия рәсмиләре Көньяк Осетиядә бәрелешләр нәтиҗәсендә 2 мең кеше һәлак булган, 30 мең кеше торган җирен ташлап киткән дип белдерә.

АКШның БМОдагы илчесе урынбасары Алехандро Уолф низаг контрольдән чыга бара дип кисәтте һәм Русияне хәрби гамәлләрен туктатып гаскәрен чыгарырга чакырды.

Грузия рәсмиләре бүген Русия очкычларының Тифлис һава аланы тирәсен утка тотуы турында хәбәр итте.

Бәрелешләр Грузиянең икенче сепаратист төбәге Абхазиягә җәелә дигән борчулар бар. Абхазия көчләре Грузия ягын утка тотулары турында хәбәр итте.

БМО Абхазиядәге Кондор тарлавыгындагы 15 хәрби күзәтүчесен кичекмәстән чакыртып алуын белдерде.
XS
SM
MD
LG