Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Кушма Штатларны арадашчы булырга сорый


Тифлис – Грузия Кушма Штатларны Көньяк Осетия низагында Русия белән Грузия арасында арадашчы булырга сорады.

Грузиянең иминлек шурасы секретаре Александр Ломая сүзләренчә, рәсми Тифлис Кушма Штатлар дәүләт секретаре Кондолиза Райстан бу мөрәҗәгатьне Мәскәүгә тапшырырга сораган.

Элегрәк Кушма Штатлар Русиянең Грузиядәге гамәлләрен "куркыныч һәм чамадан тыш" дип атаган иде.

Якшәмбедә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасында Көньяк Осетия низагына багышланган утырыш үтә.

XS
SM
MD
LG