Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: хәрби чара тәмам


Русия президенты Дмитрий Медведев, Грузияне тынычлыкка күндерү чарасын тәмамлау турында карар кабул итүен белдерде. Ул Көньяк Осетиядә “тынычлык урнаштыру көчләренең һәм тыныч халыкның иминлеген тәэмин итү максатына ирешелде” дип әйтте. Бу хакта Медведев саклану министры Анатолий Сердюков һәм төп штаб башлыгы Николай Макаров белән очрашканда белдерде.

Көньяк Осетиядәге хәрби чаралар 8нче августка каршы төндә башланды. Русия, төбәккә тынычлык урнаштыру көчләренә ярдәмгә өстәмә гаскәр кертте. Тифлис Мәскәүне хәрби һөҗүмдә гаепләде. Русия ягы мәгълүматларына караганда, шушы низаг аркасында мең ярымнан артык кеше үлгән. Грузия ягы, үлүчеләр саны азрак дип белдерә, әмма төгәл сан китерми.
XS
SM
MD
LG