Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Алтын урда шәһәре табылды


Казакълар килгәнче күчмә кабиләләр генә күченеп йөргән, дип саналган буш далада чынбарлыкта эре татар-монгол каласы булган.

Украиндагы Запорожьеда археологлар Юрковка авылы һәм Конка елгасы янында кайчандыр зур йортлар, мәчетләре булган иске Алтын урда шәһәрен тапкан.

Галимнәр фикеренчә, Запорожьедан кырык чакрымда зур шәһәр булган. Бу үз чиратында, монда килгән казакъларга кадәр җирдә кыргый яки күчмә кабиләләр генә яшәгән булуы турындагы фикернең ялгыш булуын раслый. Бу турыда Polemika.com, “Новый регион” чыганаклары хәбәр итә.

ИТАР-ТАСС исә, каланы Аксак Тимер җимерттергән дип саный. Ә аның Татарстан җирлегендәге Болгар кебек шәһәрләрне дә юк итүе тарихчыларга билгеле.

Археологлар: “Борынгы монгол-татар торагы зур Ефәк юлында булган. Европадан Азиягә мал ташучы сәүдәгәрләр әкияткә эләккән кебек булган. Җирле биналар ачык төстәге чынаяк такталар белән тышланган булган”, дип сөйләгән.

Нык ташларны җирле халык даими ташып, биналарны талап торган. Шулай да, күп биналар җир астында исән калгандыр дип өметләнәләр. Кала 20 гектар җирне биләгән булган. Тарихчы Михаил Ельников, шәһәрнең йөздән бер өлешен генә казып карауларын әйтә.

XS
SM
MD
LG