Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Грузиядә 500-ләп хәрбиен калдырмакчы


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия Көньяк Осетия янындагы иминлек зонасында, Грузия җирендә 500-ләп хәрби тотарга җыена дип белдерде.

Лавров хәбәрчеләргә Русия җомга көнне иминлек зонасында 8 тикшерү капкасы булдырып анда 500-ләп хәрби урнаштырачак диде.

Аның әйтүенчә, бәрелешләрдә Грузиягә тирән үтеп кергән Русия гаскәрләренең калган өлеше Көньяк Осетиягә яки Русиягә чыгарылачак.

Русиянең атышларны туктату килешүе нигезендә Грузиядән гаскәрләрне чыгаруны кичектерүе көчле халыкара ризасызлык уятты.
XS
SM
MD
LG