Accessibility links

Ингушетия милициядә үтерелгән оппозиция вәкиле белән хушлаша


Ингушетия прокуратурасы республика хакимиятләре турында тәнкыйть язмалары чыгаручы интернет сәхифәсе хуҗасы һәм операторы Магомед Евлоевның тоткарлау үзәгендә үтерелүен тикшерүе турында белдерә.

Ingushetiya.ru сәхифәсе хуҗасы Евлоев якшәмбе көнне Назрань һава аланында тоткарланганнан соң башына атып үтерелгән.

Назрань үзәгендә Евлоев белән хушлашырга һәм аның үтерелүенә ризасызлык белдерергә меңнән артык кеше җыелды.

Кеше хокукларын яклаучы төркемнәр Ингушетиядәге төп оппозицион шәхесләрнең берсе булган Евлоевның үтерелүен тикшерүгә зур игътибар бирелергә тиеш ди.
XS
SM
MD
LG