Accessibility links

Кайнар хәбәр

Райс Либиягә килде


АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Либия җитәкчесе Муаммар Каддафи белән очрашу өчен Триполига килде.

Бу аның төньяк Африка илләренә сәфәрендәге беренче тукталышы.

Узган ярты гасырдан артык чорда мондый югары дәрәҗәдәге АКШ рәсмиенең Либиягә килгәне юк иде.

Триполига килү белән Райс бу сәфәр АКШның мәңгелек дошманнары булмавын күрсәтә диде.

Әлеге сәфәр Вашингтонның Триполи белән бәйләнешләрен тулысынча яңартуын билгели.

1981 елда АКШ Либияне террорчылыкны яклаучы дип атаганнан соң ул бәйләнешләр өзелгән иде.

2003 елның декабрендә Либия күпләп үтерү коралларыннан һәм террорчылыктан баш тартканчыга кадәр Либия АКШның террорчылыкны яклаучы илләр исемлегендә булды.
XS
SM
MD
LG